Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында тагын бер юл төзекләндерү эше тәмамланды

Ел дәвамында бистәнең юлларын төзекләндерүгә күп чыгымнар тотыла. Әле менә Сабаны әйләнеп уза торган юлның З.Йосыпов урамы чатыннан башлап Тукай урамына кадәрге өлеше районыбызның юл идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан нәкъ менә җилдереп кенә бара торган итеп төзекләндерелде. Гомуми озынлыгы 1685 метрны тәшкил иткән әлеге юлда эш еллык план нигезендә башкарылды. Юл әзер, димәк, безгә тиешле тизлекне саклап, җырны җырлап, хәерле һәм имин юллар язсын барыбызга да дигән теләктә йөрергә генә кала.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев