Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“БӘБИЛӘР ТУСЫН, ӘНИЛӘР САУ БУЛСЫН”

Бу көннәрдә Казанда республикабызда март аенда ук башланып киткән «Нечкәбил” конкурсының ярымфиналы булды. Татарстан Президенты ярдәме белән "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында узучы әлеге мәртәбәле бәйгедә райондашыбыз-Саба үзәк хастаханәсе табибәсе, гинеколог Рухсора Сәид кызы Худойбердыева да катнаша.

Рухсора ханымны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Моннан 17 ел элек яшь белгечләр буларак, гаиләләре белән ерак Таҗикстаннан килеп урнашалар алар Сабага. Тормыш иптәше Абдукадыйр Камоловка да җаваплы эш - Саба районара суд-медицина экспертизасы бүлеген җитәкләү вазыйфасы йөкләнә.

 – Күз күрмәгән, яшәү рәвеше, теле, мәдәнияте үзгә булган җиргә килеп яңадан тормыш башлап җибәрү бер дә җиңел булмады,-дип искә ала ул елларны Рухсора Сәид кызы. Сентябрь ае иде ул. Шушы Саба җирендәге тәүге адымнарны бүгенгедәй хәтерлим. Яңа җиргә җайлап кына күнектек, анысы. Эш урынында да хөрмәт казандык. Район халкы безне баштан ук үз итте, яратты кебек. Еллар барды, балалар шушында тәгәрәшеп үстеләр, укыдылар, яңа дуслар таптылар. Инде кызыбыз Манижа белән улыбыз Фәридун югары уку йортларын тәмамлап, эшкә урнаштылар. Сабада гаиләбез тагын бер кешегә артты: улыбыз Әмин туды. Монда тугач, үзен чын татар дип исәпли төпчегебез. Хәер, балаларыбызның өчесе дә татар телендә саф, чиста итеп сөйләшәләр, әле безне дә өйрәтәләр. Шул ук вакытта таҗик теленә дә гаиләбездә хөрмәт зур, – ди әңгәмәдәшем...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X