Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Белем алырга Кытайга барып йөрисе юк

Кытайга барып булса да белем ал, дигән борынгылар. Бүген аң-белем алырга ерак Кытайга барып йөрисе юк, бөтен мөмкинлекләр үзебездә дә җитәрлек. Киресенчә, Татарстанга дөньяның төрле кыйтгаларыннан килеп белем үзләштерәләр.

5 март көнне Шәмәр­дәннең «Үсеш» лицеенда  чын мәгънәсендә  төрле милләтләр бердәмлеге, халыкара дуслык тантана итте. Ул көнне  Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы 30га якын чит ил студенты һәм республиканың 11 районыннан укучы-мөгал­лимнәр IIнче рес­публикакүләм туган телләр фестиваленә җыйналды. 21 февраль — Халыкара туган тел көне һәм быелгы Туган телләр һәм  Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылучы  чара  зур әһәмияткә ия иде.  Фестиваль кунакларын иң элек  муниципаль район башлыгы урынбасары  Расих Закирҗанов районыбызның социаль хәле  белән таныштырды. КФУның филология һәм мәдәни баг­ланышлар институты рус теле һәм мәдәниятара коммуникацияләр  мәктә­бенең   тәрбия эшләре бу­енча декан урынбасары Мостафа Шәнгәрәев уку йортының чит ил студентларына бай булуын, төрле ил, милләт, дин кешеләре булсалар да, аларны уку-белем алуга булган уртак омтылышлар берләштерүен әйтеп узды, үзе дә кунаклар белән алты телдә исәнләште. Кытай, Корея, Төркия, Мали, Индонезия, Франция, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Швейцария, Германия һәм башка  илләрдән Татарстанга килеп белем алучы студентлар иң элек һәрберсе үзләренең туган телләрендә сәламләп, милли биюләрен, җырларын башкарып, концерт программасы тәкъдим иттеләр. Үз милләтләренә булган ихтирам, ярату һәр чыгышта ачык чагылды. Лицей сәхнәсенә күп дөнья халыкларының милли җыр-биюләре менеп, мәдәни үзенчәлекләре күзалланды. Шулай ук Шәмәрдән лицее укучыларының күңелле чыгышлары белән аралашып, чын мәгънәсендә халыкара дуслык, туганлык бәйрәменә әверелде. Шәмәрдән лицеен да күпмилләтле уку йорты дип атарга мөмкин,  биредә  10 милләт вәкиле белем ала.  Алар үзара аңлашып, бердәмлектә, бер-берсенә зур хөрмәт белән яшиләр. Тантаналы өлештән соң фестивальдә катнашучылар группаларга бүленеп, Шәмәрдән лицее укытучылары җитәкчелегендәге төрле юнәлешләрне үз эченә алган мас­тер-классларда булды­лар. Шәмәрдәннең үт­кәне һәм бүгенгесе, Бөек Ватан сугышы чорындагы Шәмәрдән станциясенең, тимер юлның роле белән таныштылар. Сувенирлар, төрле яманлыклардан саклаучы талисман-бөтиләр ясап  үзләренә истәлеккә алдылар.  «Һәр пешекче – иң яхшы рәссам» дип аталган тукталышта милли ризыкларны пешерергә генә түгел, бизәүдә дә үзләрен сынап карадылар.  Филология факультеты магистратурасының IV курс студенты, төркмән егете Азиз Гурбанов  милли биюләрне оста башкарып бер сокландырса, яхшы итеп татарча токмач кисүе белән дә шаккатырды. «Казан искиткеч шәһәр. Мин Татарстанга гашыйк. Әмма укуны тәмамлагач, үз илемә кайтачакмын. 2018 елда Төркмәнстаныма кайткан идем, узган ел карантин сәбәпле, мөмкинлек  булмады. Туганнарым белән ватсап, скайп аша аралашам», – ди егет. Африканың Мали республикасыннан килгән  Марико Мөхәммәт Ламин татар түбәтәен чигү алымнарын бик тиз үзләштерде. Якты йөзле, ачык  Индонезия егете Ризал Курниа  яныннан аралашучылар да, фотога төшәргә теләүчеләр дә бетеп тормады. «Ватаныма кайткач, рус теленнән белем бирәчәкмен. Рус телен өйрәнү җиңел түгел, шулай да мин бу телне үзләштердем дип әйтә алам», - ди рус филологиясе факультетында магистратураның 1 курсында укучы егет. Соңыннан чит ил студентлары үзләре  мастер-класслар үткәреп, презентация аша үз илләре, туган телләре, үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Әлеге фестиваль җанлы, тере аралашу аша күп кенә милләтләрнең  гореф-гадәтләре, мәдәнияте, йолалары  белән танышу мөмкинлеге тудырды. Һәркем өчен туган телнең кадерен, телләр белүнең кыйммәтен тагын бер кат искәртте.

«Халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган әлеге чараның әһәмияте әйтеп бетергесез.  Төрле дөнья халыклары теле, мәдәнияте белән танышу укучыларның дөньяны тану, кузаллауларын тагын да киңәйтте. Чараны оештыруда зур хезмәт куелган, югары дәрәҗәдә оештырылган. Моңа һәркем игътибар итте.  Без, укытучылар да үзебез өчен күп яңалыклар алдык, зур тәэсирләр белән китәбез», - ди Әлки гимназиясенең инглиз теле укытучысы Әлфия Шагалиева.  Кытай кызы Го Цзямин да әлеге чарада катнашуына чын күңелдән куануын яшермәде. «Тагын мондый фестивальдә катнашу мөмкинлеге булса, бик теләп киләчәкмен. Бик җылы аралашу булды», - ди Го. Дөньяның төрле почмакларыннан җыйналып, төрле милләт кешеләре булсалар да  бу көнне  Саба белән  күп илләрнең дуслык күпере сузылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев