Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Белем белән тәрбия – янәшә

Саба аграр көллияте – югары квалификацияле эшче кадрлар, үз эшләренең осталарын әзерләүче һөнәри белем йорты.

undefined

Көллияттә укучы Илшат Бикмөхәммәтов Кукмара районының «Вахитов» исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында язгы кыр эшләрендә катнаша

Саба аграр көллиятендә 2019-2020 уку елында барлыгы 386 студент урта һөнәри белем ала. Көллияткә республиканың төрле төбәкләреннән –  Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Арча, Биектау, Балык Бистәсе, Казан, Киров өлкәсеннән килеп  укыйлар.  Уку йортының матди-техник базасының байлыгы, уңайлы шартлар белем бирү процессының нәтиҗәлелегенә зур йогынты ясый. Биредә механиклар,  икьтисадчы һәм бухгалтерлар, төзү эшләре осталары, электриклар  әзерләнә. Уку йортының төп максаты – тирән белемле, үз эшенең остасы булган  яхшы кадрлар  белән бергә, тәрбияле шәхесләр әзерләү. Тәрбия мәсьәләсе укыту процессының төп нигезен тәшкил итә.  Студентлар үзләштергән белемнәрен практикада ныгытып, төрле хуҗалыкларда үзләре сайлаган юнәлештә хезмәт күнекмәләренә өйрәнәләр. Шунысы куандыра, практика  чорында  укучыларның башкарган хезмәтләрен сыйфатлы һәм намус белән үтәүләре, һөнәри яктан әзерлекле булулары хакында  хуҗалык җитәкчеләреннән уңай бәяләмәләр генә алына. Әлеге уку йортын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып калмыйлар, заманча карашлы яшьләр булып тәрбияләнеп, төрле тармакларда мактаулы хезмәт куялар.  Бу көннәрдә студентлар төрле район хуҗалыкларында практика узалар. Мәсәлән, Кукмара районының «Восток Агро» хуҗалыгыннан  көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов  исеменә юлланган Рәхмәт хатында да  югары сыйфатлы белем аша  һөнәри осталыкка ия белгечләр әзерләүләре өчен коллективка рәхмәт сүзләре әйтелә. Әти-әниләрдән дә  көллият директорына, коллективка рәхмәт сүзләре әйтелгән хатлар еш алына...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X