Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕР ГАСЫР ЛАЕК ХЕЗМӘТТӘ

“Китап – ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе”, – дип язган И.Гази. Чыннан да, китап-иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Ул кешеләрне, тормышны танып белергә өйрәтә, үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.

Китап – бер буынның икенчесенә васыяте. Китапханә - дәүләт хәзинәсе булып саналган чын-чынлап белем сарае, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны. Ул халкыбызның киң катла­вының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкара. Безнең район китапханәсенең дә гасырларны тоташтырырлык тарихы бар. Саба авылында яшәгән Хәмит Хуҗиәхмәтов истәлекләреннән билгеле булганча, 1918 елда Шәрип Галиев Сабаның итче Гали Нуриев келәтендә уку йорты оештырып, халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне башлый. Шулай булгач, Сабада китапханә ачылуына да 100 ел вакыт узган дигән сүз. Күп җирләргә күчерелеп йөри торгач, бүгенге көндә ул элекке КПСС райкомы бинасында эшли. 1978 елда авыл һәм район китапханәләре үзәкләштерелгән система итеп оештырыла һәм бүгенге көндә ул 29 китапханә-филиалны бер­ләштерә. Саба үзәк ки­тапханәсенә 2001 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән күренекле татар галиме, якташыбыз, академик, филология фәннәре докторы, китап белгече, библиограф Әбрар Кәримуллин исеме бирелде. Без моның белән хаклы горурланабыз.

Китапханәчеләребез сайлаган һөнәр­ләрен яхшы бе­­лү­ләре, эштә тәҗрибә туп­лаулары нәтиҗәсендә укучыларга бү­генге заман өчен кирәкле мәгълүматларны биреп-җит­кереп баруга ирешәләр. Һәр китапханәченең максаты – халык белән нык элемтәдә булу, китапханәләрдәге бай фондларны һәр өйгә, һәр кешегә җиткерү, балаларны китапханәгә тарту, китап укуга мәхәббәт, китап укучылар арасында шәфкатьлелек, намуслылык, башка милләт халыклары белән үзара дус-тату яшәү сыйфатлары тәрбияләү, туган җиребезгә карата горурлык хисе җиткерү, дөрес юнәлеш бирү.

27 май - китап укучылар өчен дә истәлекле көн. Уйлап карасаң, һәркем үз тормышында яулаган үрләренә, хезмәттәге уңышларына китап уку, аң-белем алу аша ирешкән бит. Шушы эштә үз өлешләре булуын тою - китапханәчеләрнең зур

куанычы. Бәйрәмебез уңаеннан китап­ханәчеләрне, хезмәт ветераннарыбызны, шулай ук барлык китап укучыларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбриклибез. Хезмәтләрендә уңышлар, гаи­­ләләрендә иминлек, сә­ламәтлек телибез.

Илсөяр Шакирҗанова,

әйдәп баручы методист.

Әдәби марафонга чакырабыз!

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз! Саба үзәк китапханәсе үзенең 100 еллыгы уңаеннан әдәби марафон игълан итә. Чара 1 майдан башлап 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар татар китапларын укып, әлеге әсәрләрдән өземтәләрне социаль челтәрдәге (инстаграм, вконтакте) битләрендә #сабакитапханәсенә100яшь, #сабакитапханэсенэ100яшь хэштегы белән уртаклашырга тиешләр. Текст ахырында: исем, фамилия һәм кайсы оешмада эшләгәнегезне язуыгыз сорала. Әлеге марафонның максаты - татар әдәбиятына игътибарны җәлеп итү, күренекле татар язучыларын, якташларыбызны һәм аларның әсәрләрен халыкка таныту. Һәркемне марафонда катнашырга чакырабыз!

Фәнил Мәүлетов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев