Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер машина йөртүченең түләнмәгән 20 штрафы булган

Сабаның Колгали урамында 28 апрель көнне 08.30-10.30 сәгатьләрдә ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре катнашында исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау максатында “Тоннель” операциясе үткәрделәр

Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 7  йөртүчегә беркетмә  төзелде.  Шуларның берсенең автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителә торып, руль артына  утыруы  ачыкланды. ОСАГО килешүенең  срогы чыккан  килеш   йөргәне өчен– 4, иминлек  каешын  эләктермәгән  өчен 2  йөртүче  административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш үзизоляция режимын бозган 3 йөртүчегә беркетмә төзелде. “Тоннель” операциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф түләмичә йөрүчеләрне дә ачыклый. ЮХИДИ  хезмәткәрләре үзләренең электрон яки йорт адресларына штраф квитанцияләре килгән очракта түләүне   сузмаска  кирәклеге турында искәртә. Егерме  көн  эчендә  түләгән очракта 50 процент ташлама  да  каралган. Кайберәүләр  шушы  мөмкинлектән ни  өчендер файдаланмый. Әйтик, ЮХИДИ инспекторлары  үткәргән  тикшерүләр вакытында бер  йөртүченең 20 (!) беркетмә буенча  түләнмәгән штрафы барлыгы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев