Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕР УТЫРЫП ЕЛЫЙЛАР ДА...

Комплекска килгәч, Йосыф-Алан сөтчелек фермасының бозаулар торагына керми калган бер көнем дә юк. Сөбханалла, барысы да тазалар, матурлар

Өч ел элек төзелгән 100 башка исәпләнгән торакта өч бозау караучы – Фәнзилә Галләмова, Фәния Гыйльманова, Гөлшат Дәүләтҗанова эшли. Хезмәт урыннарын тиешле таләпләргә туры китереп тоталар. Бозауларның алдыннан рационда каралган терлек азыгының, аслыкларыннан сап-сары саламның бетеп торганы юк. Торак галерея белән тудыру бүлегенә тоташкан. Ташланган сыерлар бозауларга бер ай кала, шушы торакка күчерелә. Галерея башына берьюлы ике сыерны саварлык итеп бокс эшләнде һәм 2018 ел башыннан Фәнзилә Галләмова, Фәния Гыйльманова, Гөлшат Дәүләтҗанова бозаулаган сыерларны да үзләре сава башладылар. Атна-ун көннән, тиешле прививка алганнан соң алар кабат комплекска озатыла. Вакытында угыз эчкән бозаулар, күз генә тимәсен, сәламәт үсә. Мал табибы Илшат Хәев һәрдаим алар янында була, хуҗалык җитәкчесе Айнур Садыйков, зоотехник Энҗе Хаҗиева хезмәт таләпләренең үтәлеше белән һәрвакыт кызыксынып, килеп чыккан проблемаларны көнендә хәл итәргә тырышалар. Бергә-бергә эшләүнең нәтиҗәсе яхшы, соңгы елларда комплекста бозаулар үлеме бермә-бер кимеде.

Сүз дә юк, Ходайның һәр бирмеш көнендә эшләре гел җайлы гына бармый бозау караучыларның. Беренче тапкыр бозаулаган таналар тик тормый, тибенә, тояк эләккән аяк-куллар күгәреп тә чыга. Әмма тана типте дип, аларны саумыйча да булмый. Бер

утырып елыйлар да, тагын эшләренә керешәләр. Саный китсәң, мондый көннәр ел буена хәйран күп җыела шул. Шулай да вакытында хезмәт хакын алгач, эшләве дә күңелле, авырлыклары да онытыла. Бозау караучыларга тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, авырмый-имгәнми, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүләрен телим.

Данил Галләмов.

Калатау.

Фото: https://pixabay.com | Kadres

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев