Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер өйдә дүрт буын яши

Бүген авылларыбызда берничә буын яшәгән гаиләләрне сирәк очратабыз. Елыш авылында Якуповлар бер йортта дүрт буын гомер кичерә. Гаиләдәге иң өлкән кеше Саймә апага 82, ә нәни Зәбиргә 7 ай гына әле.

undefined

Ишле гаиләдә йортның үзгә матурлыгы, аерым җылысы бу­ла. Якуповлар йортына аяк басуга, үзеңне ниндидер җылы хис биләп алып, биредә дуслык, татулык, бердәмлек тантана иткәнлегенә үз күзләрең белән ыша­насың. Каршыларында гы­на урнашкан мәчеттән яң­гыра­ган изге азан тавышлары әлеге йортка тагын да бәрәкәт, тынычлык, нур иңдерәдер кебек. Тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, әби, ул-килен, аларның балалары – яшь гаилә һәм нәни оныклар барысы бергә гөрләшеп гомер кичерәләр. Бу йортта һәркемнең үз урыны булуы, өлкәннәр яшьләргә илтифатлы, яшьләр өлкәннәргә ихтирамлы булып яши. «1974 елда 34 яшемдә дүрт баламны кочаклап тол калдым. Ирем Рәшитнең гомере бик кыска булды.Сабыйларымның олысына 9, кечесенә 5 яшь кенә иде. Шул көннән бөтен көчемне балаларны аякка бастыруга бирдем, колхозда эшләп лаеклы ялга чыктым. Өстәмә эш итеп клуб та җыештырдым.Аллага шөкер, дүрт балам да тәртипле, инсафлы булып үсте. Йөземә оят китермәделәр. Төпчегем Илдар гаиләсе белән яшим. Бүгенге көнем Аллаһка шөкер. Урыным түрдә, үземә бер бүлмә. Намазларымны калдырмыйм. Тугыз оныгым, дүрт оныкчыгым бар. Киленнәрдән уңдым. Улым белән киленемнең үзара дус яшәүләренә бер сөенсәм, мине зурлап, хөрмәтләп яшәүләренә шөкерана кылам», – ди тугызынчы дистәсен ваклаган Саймә апа. Улы Илдар белән килене Язиләнең гаилә корып яши башлаганнарына да 28 ел булган. Өч бала тәрбияләп үстереп, инде үзләренең оныклар тәмен татып яшәгән көннәре. Илфат та өч ел элек гаилә корган. Хәләл җефете Гөлия белән Илфия һәм Зәбирне үстерәләр. Әлфинәләре дә яңа гына Кама Тамагы егете белән никахлашкан, Илназла­ры 9 сыйныфны тәмамлап, Са­ба аграр көллиятенә укырга ке­рергә җыена. «1994 елның 28 гыйнварында бу нигезгә килен булып төшкән идем. 29ы иртән үк клубны кабул итәргә куштылар. Шул көннән хатын, килен, клуб мөдире вазифасына берьюлы алынырга туры килде», – дип елмая Язилә. Барысын да зур җаваплылык белән башкара ул. Берсенә генә хилафлык китерсә дә, тормышы бүгенге кебек матур, җитеш була алмас иде. Килен каенана туфрагыннан дигәннәре әлеге гаиләгә аеруча туры килә. Яшь килен – Гөлия Язиләнең авылдашы – Урта Мишәдән булуы өстенә, сыйныфташының кызы да икән әле. «Гаиләдә күп әйбер әти-әни тәрбиясеннән килә. Башкаларга нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең – үзеңә дә шул булачак. Әлбәттә, беренче чиратта сабыр булырга, хезмәтне яратырга кирәк», – ди Гөлия. Яшь гаилә башлыгы – дүрт авылга газ слесаре булып эшләүче Илфат кечкенәдән җир эшләрен ярата, техника белән мавыга. «Армиядә хезмәт иткәндә үк авылда төпләнеп калам дигән ныклы фикер белән кайттым. Шуңа авылдан бер кая да китмәдем. Читтән торып КНИТУны тәмамлап, туган авылымда калдым», – ди Илфат. Гаилә башлыгы, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Елыш бригадасында ферма мөдире булып эшләүче Илдар элегрәк тракторда, комбайнда кырларны иңләгән кеше буларак җирдә эшләүнең тәмен балаларына да сеңдерә алган. Улының да авылны үз итүе әти тәрбиясеннән килә торгандыр. Илдар Якупов үзе дә туып-үскән нигезендә гомер кичерүе белән бик бәхетле. «Әнием янымда, гаиләм, балаларым бар. Үзем кечкенәдән ятим калып, «әти» дип әйтергә тилмереп үскән кеше булгач, Аллаһтан гел балаларымны ата-ана назыннан мәхрүм итмәвен сорадым. Бергә-бергә бик күңелле итеп яшибез, балалар, оныклар янда. Алар азга гына берәр кая китсәләр дә, өйнең яме калмый. Мал-туарларыбыз күп. Өйдәгесен карыйбыз да, фермадагылары янына ашыгабыз. Шулай тормышны матур итеп алып барырга тырышабыз», - ди гаилә башлыгы. Ноябрь – Якуповлар өчен тоташ бәйрәмнәр ае. Чөнки әти кешедән башлап, өч бала да әлеге айда туган көннәрен билгеләп үтәләр. Хәер, ай буе гына түгел, ел буе бәйрәм рухында дисәк дөресрәк тә булыр. Чөнки Язи­лә Якуповага хезмәтендә дә гаи­ләсе төп терәк, кыскасы, барысы да шушы вазифада кебек алар. Мәдәният эшендә башкача булмый да. «Авылдашлар да актив, гаиләм тагын да активрак. Олы улыбыз җырлый, киленебез, кызыбыз бии, ирем, төпчек улым, үзем театрда уйныйбыз. Әниебез дә шигырьләр сөйләп тамашачыларны озак еллар сокландырды. Ул бик озын шигырьләрне дә яттан белә. Инде Илфиябезнең дә (без килгәндә ул бакчада иде) моңы сизелә башлады. Аңа да бик куанам», – ди Язилә. Менә шулай тормышта да, хезмәттә дә бергә, бердәм булып яшиләр алар. Тату, дус булуның төп сере дә менә шундадыр. Якуповлар кебек күркәм гаиләләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен күреп йөрәк сафлана, күңел сөенә. Килен-каенана татулы­гының өйне җылытып, йортка нур өстәп кенә калмыйча, буыннар чылбырын ныгытучы икә­ненә дә инанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев