Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче тапкыр тавыш бирүче Лилия Галиева: «Без киләчәкне сайладык»

Саба кызы, КФУның юридик факультеты студенткасы Лилия Галиева быел сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирде.


Лилия  "Саба-Арена"дагы 2486 номерлы сайлау участогына тавыш бирергә әнисе белән бергә килгән. Әлеге участокта барлыгы 74 яшь сайлаучы теркәлгән. Тавыш биргәннән соң аларның барысына да истәлеккә сувенирлар тапшырылды.
 "Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн булды. Бу сайлаулар без - яшьләр өчен аеруча мөһим. Чөнки киләчәгебезне сайлыйбыз. Бүген яшьләр хөкүмәтебез тарафыннан гел игътибар үзәгендә. Төрле программалар эшләп килә, барысы да безнең өчен, безнең файдага. Мин үземне  лаеклы кандидатурага тавыш бирдем дип саныйм. Чын күңелдән алдагы көннәребезнең имин, тыныч, бәхетле булачагына өметләнәм", диде Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев