Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА – СӘЛАМӘТЛЕК

Халкыбыз сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә республика күләмендә күп эшләнә.

2012 елда модульле ФАПлар төзү буенча республика программасы гамәлгә керү, быелдан  65 яшьтән өлкәннәрне   хастаханәгә диспансерлаштыруга алып килүнең тормышка ашырылуы шул хакта  сөйли. Республикабызда  бы-­ел гына да 40тан артык ФАП төзелеп,  аларның гомуми саны  500дән арткан.  Заман таләпләренә җавап бирә торган фельдшер-акушерлык  пункты узган атнада Шекше авыл җирлегендә дә сафка басты. Әлеге вакыйгага сөенечен бинаны  ачу тантанасына килүчеләр бердәм рәвештә белдерде.  “Шекше, Алан-Елга халкы бик шатланабыз.Шундый программалар булдырып, яңа заманча ФАПлар төзеп аларны җиһазлаган өчен хокүмәтебезгә, Президентыбызга, район хакимияте башлыгына рәхмәтлебез”,– дип кичерешләре белән уртаклашты Наилә Сафина. “Мин белә башлаганнан бирле бишенче медпункт бинасы сафка баса. Аллаһы тәгалә дә  яныгызда табиблар булсын дигән. Без бик сөенәбез. Әлеге бинада балаларга, булачак әниләргә, өлкәннәргә, авыл халкынна бары тик профилактик хезмәт кенә күрсәтергә язсын”,–диде Гүзәлия Нофуллина.  Авыл халкының шатлыгын район  башлыгы Рәис Миңнеханов та  уртаклашты. “Биредә тырыш халык яши. Кайсы тармакта гына эшләсәләр дә, сынатмыйлар. Әмма нинди генә хезмәт башкарсаң да,  беренче чиратта сәламәтлек кирәк. Әлеге бинаны алтыннан да эшләп була, ләкин тиешенчә хезмәт күрсәтелмәсә,  аның кирәге калмый. Шулай булгач, намус белән эшләргә, игелеген күрергә язсын.Балалар туып торса,эш урыннары буш тормаса, яңа биналар төзелер. Замана алга барган саен яңалыклар кереп тора. Киләсе елга хастаханә белән авыл ФАПларын интернет челтәре белән тоташтырып турыдан-туры табибларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак,–диде ул үзенең чыгышында...

Фоторепортаж: saby-rt.ru

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев