Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче сертификат – Маликовларда

2017 ел Россия Федерациясендә бик тә популяр булган Ана капиталы программасы өчен юбилей елы иде. Яшь гаиләләргә карата күрелгән дәүләт ярдәме уңай нәтиҗә китерде, туучылар саны бермә-бер артты.

  Балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче дәүләт программасы кысаларында 2017 елда Пенсия фонды аша Саба районы буенча 155 ана капиталы сертификаты бирелде. Гомумән программаның 10 ел эшләү дәверенә ана капиталы сертификатын алырга 247 мең татарстанлы  гариза бирде (244 мең сертификат бирелде). Саба  районы буенча бу сан –2334.

  Ана капиталын тотуда иң популяр юнәлеш – торак шартларын яхшырту. Барлык гариза бирүчеләрнең 93 проценты акчаны шушы максатка тотты.  Программа эшли башлаганнан бирле республикада 178 мең гаилә  торак шартларын яхшыртты. Шуларның 155  меңе  өлешчә һәм тулысынча торак кредитларын  ана капиталы белән каплады.  Моннан тыш ана капиталы алучылардан 12 мең гаилә акчаны  балалар укытуга тоту өчен язды, 52 гаилә аны җыела торган пенсиясенә юнәлдерергә кабул итте.

  Ана капиталын тулысы белән  Саба районында гаиләләрнең 87 проценты тотты.

  2018 елда ана капиталы 453 026 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта гаиләләрнең 60 проценттан артыгы  сертификат алу һәм аны кулану буенча гариза  биргәндә электрон сервисларны куллана, алар Россия пенсия фонды сайтындагы “Шәхси кабинет”ны яки «Госуслуги» порталын уңайлы  күрә.

 Россия Федерациясе Дәүләт Думасы 2018 елдан ана капиталын алу һәм тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр  кертте. Аерым алганда, ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, аны мәктәпкәчә белем алуга юнәлдерүгә кертелгән мораторий бетерелде. Шулай ук 2018 елдан икенче балалары туган аз керемле гаиләләргә  “Ана капиталы” бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп бирелә башлаячак. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга, ягъни кеше башына 13713 сумнан артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла алачак. Пенсия Фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе буенча 2018 елның беренче сертификаты 23 гыйнварда  олы  Шыңарда яшәүче Маликовлар гаиләсенә бирелде. Идарә Гөлназ һәм Ниязны шушы шатлыклы вакыйга белән котлый, гаиләләренә тигезлек, балаларына корычтай сәламәтлек тели.

Марат Баһманов,

идарә начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев