Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Безнең буын» - авыл яшьләре белән очрашу

24 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Безнең буын» дип исемләнгән, авыл яшьләре белән очрашу уздырдылар. Очрашу бик кызыклы булды. Без төрле темаларга сөйләштек. Хәзрәт Әхмәт Сафин егетләр һәм кызлар нинди булырга, ничек үз-үзләрен тотарга тиешлеге турында сөйләде.

Бу, мөгаен, иң кирәкле темаларның берсе. Барысы да җәмгыятьтә үзебезне ничек күрсәтүебезгә, тотуга бәйле бит. Безнең сөйләм манерабыз һәм дөньяны кабул итү шулай ук бәйле. Әңгәмә барышында Алмаз Галимҗанов үз фикерләрен әйтте, тыюлар һәм рөхсәт ителгән хыяллар турында сөйләде. Ул барысына да бу очрашуның асылын дөрес һәм төгәл җиткерә алды. Яшьләргә бу әңгәмә бик кызыклы булып чыкты. Аларның сораулары бик күп иде. Бу очрашудан безнең һәрберебез үзебез өчен дөрес нәтиҗәләр ясар дип өметләнеп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев