Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Безне сораганнарга, сәлам, диярсез...“

«Солдат хатлары» сәхифәсенә чираттагы истәлекләрне райондашыбыз – фронтовик Гаяз Гыймади улы Гыймадиевның (кайбер документларында – Гыймазетдинов Гаязетдин) оныгы – Сабада яшәүче Лилия Фәтхриеваның улы Алмаз китерде.

  Бабам турында истә­лек­ләр әллә ни күп түгел, мәк­тәптә укыганда кызык­сы­­нып, бер­­никадәр мәгъ­лүмат туп­лый алдым, тормыш юлы турында әнидән, туганнардан сораштым,  дип искә ала Алмаз. Ул 1906 елда Туктар авылында туган. Шыңарда парторг, Олыязда колхоз рәи­се булып эшләгән дигән мәгъ­лү­матлар да бар. Әбием Разия бе­лән кавышып ике балага гомер бир­гәннәр. Олы уллары  минем бабам Ха­физ (аның ике исеме булган, Минсур дип тә йөрткәннәр)  инде якты дөньяда юк. Кызы Фәния апа бүгенге көндә Туктар авылында гомер кичерә. Бабам үз идеалларына бирелгән чын коммунист булган, сугышка да бронен тапшырып иң беренчеләрдән киткән. Разыя әбием аннан бары ике хат кына алып калган, аңлавыбызча, ул аны җыелу пунктында торганда язып салган. Тиздән инде газиз иреннән тилмереп хат көткән әбиемә  «Ирегез  хәбәрсез югалды» дигән ачы хәбәр килеп ирешкән. Разия әби үзе дә бик кыю, тәвәккәл хатын була. Авылдан җыелып фронтка чыгып киткәч, ул  бабамны озатырга Казанга да эзләп бара, күрешүләр генә насыйп булмый. Тылда башка хатын-кызлар белән Җиңү өчен фидакарь хезмәт куя.  Бер колхоз җыелышында  фронтка очкычлар төзү өчен халыктан акча җыю инициа­ти­васын да күтәреп чыга әле. Ике баласын да бер ялгызы тәрбияләп үс­терә. Бүгенге көндә  Гаяз бабамның нәсел дәвам­чы­лары  8 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Безнең тыныч тормышыбыз өчен яу кырында шәһит киткән бабам истәлеген күңелләрдә һәрвакыт  якты хатирә итеп саклыйбыз, рухын дога белән искә алабыз.

  

  Сәхифәдә фронтовик Гаяз Гыймадиевның хаты кыскартылып, әмма  язылышы үзгәртелмичә бирелә:

Сагынычлы хат башы

Сез туган илләр­дә яшәүче иптәшем Разияга, без- армия сафларыннан иптәшең Гаяздан сәлам язып калам. Һәм дә кызым Фәниягә, улым Минсурга бик сагынып күп сәлам. Һәм дә бабайларның, әтиләрнең барчасына, агай-энеләребезгә, безне сораганнарга сәлам диярсез. Сәлам тәмам. Сәлам соңында, минем хәлне белмәк теләсәгез, түбәндәгечә: әле кием бирмәделәр, чалбарлар тузып  бетте, чабата да тишелде инде. Чабатасы тузган кешеләр ялан аяк йөриләр. Занятиеләр бик каты, көне төне. Ашау начар, элек көнгә 2 мәртәбә булды, хәзер 3 мәртәбә ашыйбыз, җитәрлек түгел…. Галәли, Нургалим, Гилманны күргәнем юк. Сезнең хәбәрләрне ишетә алмыйм. Әллә нинди хәлләр булган күк. Колхозда эшнең нинди фурмы барганын туже белеп булмый. Авылдан кемнәр киткәнен ишеткән юк...Бүген су керергә төштек, күлмәкләрне юдык... Аннан соң Казанга Миннегалинең килгәне юкмы. Минем янга килсә шат булыр идем. Адрес лагерь 17, 3 батальон, 3 пулеметный рота, 2 взвод. Мине пулеметта калдырдылар…

  Хатны теләсә кемгә укытма, мондагы сүзләрне язарга кушмадылар. Бу язган адрес белән хат салырга ярамый. Хуш хәзергә. Язылды 6/07, китә 7/07 1941 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев