Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Бүген 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган.

      1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде.
   Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән "Орел" рус хәрби кораблендә күтәрелгән. "Орел" яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр.
    Өч төсле флагның законлы "атасы" итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Россия флагы төсләрен "Орел"ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар.
       Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.

      Дәү­ләт флагына ихтирамлы караш Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев