Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүгенге тормышларына шөкер кылалар

Районыбызның тагын өч яшьтәше - Мишәбәш авылында яшәүче Сәвия Дәүләт кызы Дәүләтшина, Иштуганнан Диләфрүз Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова һәм Мәртендә гомер кичерүче Җиһания Хәйретдин кызы Хәйретдинова 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президентының котлавын кабул итеп алдылыр.

undefined

undefined

Сәвия Дәүләтшина тумышы белән Алан Елга авылыннан. Яшь кыз чагында тракторда эшләгән, Шәмәрдән тимер юлын­­да хезмәт куйган һәм бик озак еллар Мишәбаш фермасында дуңгызлар караган. Ул- тыл һәм хезмәт ветераны, Бөек  Җиңүнең юбилей медальләре, “Ана даны” ордены иясе. Сәвия апа булачак тормыш иптәше  Сабир Фазыл улына үзенең ике баласы белән 4 ятим бала өстенә килеп, бергәләп 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Сабир абый 2003 елда вафат була. Бүгенге көндә балаларының барысы да  исән-сау, тормышта үз урыннарын табып, төрле шәһәрләрдә яшиләр. Сәвия апаның 13 оныгы, 26 оныкчыгы бар.

Иштуганда яшәүче Диләфрүз Шәй­хетдинованың да балачагы,  яшьлеге  сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы авыр чорларга туры килә. Тыл ветераны гомер буе тырыш хезмәттә бил бөгә. Саба урман хуҗалыгының ОРС пекарнясында эшләп, лаеклы ялга чыга. Диләфрүз апа 4 балага гомер бүләк итә, бүгенге көндә кызы Әлфия тәрбиясендә яши.  Балаларының барысы да исән сау, оныклары үсеп килә.

Тыл ветераны Җиһания Хәй­рет­динова да ямьле табигатьле Мәр­тен авылында ялгызы гына гомер кичерә. Бик тырыш, хезмәт сөючән Җиһания апаны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Тормыш иптәше Хәсән белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш терәге булган ире 1992 елда вафат була. Җиһания апа лаеклы ялга чыккач та 70 яшенә кадәр “Мәртен” агрофирмасында хезмәт куя. Күпсанлы Мактау кәгазьләренә ия була. Улы Хафиз белән яңа йорт җиткереп чыгалар. Үзе генә яшәсә дә, ялгыз калган көннәре сирәк, Казанда яшәүче улы, туганнары һәрвакыт хәлен белеп, булышып торалар. Җиһания апа хәзер дә сарыклар, тавыклар асрый, буш вакытларында “Саба таңнары”н укый, радио тыңлый. “Мин һәрвакыт эштән ямь табып яшәдем. Балаларга да гел әйтәм, хезмәт кенә бәхет китерә, гел эштә, хәрәкәттә булырга кирәк, дим. Аллаһы Тәгалә гомерне биргән, бүгенге рәхәт тормышны күргәнемә шөкер итәм”, - ди ветеран.

Юбилярларны район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Явлаштау, Иштуган, Килдебәк авыл җирлекләре башлыклары Ринат Нуриев, Ринат Галиәхмәтов, Нияз Заһидуллин, алар эшләгән оешма-предприятие вәкилләре тәбрикләде.

Фоторепортажлар: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/15-mart-knne-mishbash-avylynda-yashche-sviya-dlt-kyzy-dltshinaga-90-yash-tuldy

http://saby-rt.ru/news/rayon/18-mart-knne-mrten-avylynda-yashche-ianiya-khyretdin-kyzy-khyretdinova-90-yash-tuldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев