Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әбиемнең серле сандыгы”

Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” бәйрәм иртәсе үткәрелде.

“Әбиемнең серле сандыгы”.

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгын

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” бәйрәм иртәсе үткәрелде. Тәрбиячеләр һәм балалар татар халкының милли киемнәрен киеп,  балалар белән бергәлектә  татар халкының милли киемнәре (күлмәк, алъяпкыч, калфак, читек, түбәтәй), чиккән сөлге, тәсбих, татар халкының милли бизәнү әйберләре; милли ризыклары һәм гореф- гадәтләре  белән  таныштырдылар. “Түбәтәйле”, “Галиябану”, “Миңлебай” уеннары уйналды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев