Бигрәк тыйнак кеше инде ул, Хәтмулла Гәрәевич!
Хәтмулла Гәрәевич беркайчан үзе турында сөйләми, үтә тыйнак кеше ул. Аның сөекле Рәисебез Рөстәм Нургалиевич белән бер класста укыганын да читләрдән ишеттек. Баксаң, ул Татар халкының лидеры белән бер үк интернатта яшәгән икән!..
Мәртен авылында туган Хәтмулла Вәкъкасов 30 елдан артык Кукмара районы Байлангар урта мәктәбен җитәкләде, аңа кадәр Зур Сәрдектә укытты. Аның дәресләрендә үзеңне концертта, йә ниндидер рәхәт психологик тренингта утырган кебек хис итәсең, дигән сүзләрне ишеткән бар иде инде. Бу олы җанлы, беркайчан да караңгы чыраен күрсәтмәс шәхес дәресләрен кызыклы итеп үткәрә белә, аның дәресендә кайчан тәнәфес булыр икән дип утырмыйсың, киресенчә, бу ләззәт озаккарак сузылсын иде дигән теләк көчлерәк була, диләр.
Күптән моның серен беләсе килә иде инде. Тик ничек? Хәтмулла Гәрәевич беркайчан үзе турында сөйләми, үтә тыйнак кеше ул. Аның сөекле Рәисебез Рөстәм Нургалиевич белән бер класста укыганын да читләрдән ишеттек. Баксаң, ул Татар халкының лидеры белән бер үк интернатта яшәгән икән! Мондый сүз чыкса, үзе турында түгел, Рөстәм Миңнеханов турында фикер әйтеп, истәлекләрен уртаклашырга ашыга! Мәктәптә чакта ук бик максатчан, тырыш кеше иде Рөстәм Нургалиевич, ди. Яхшы укуы өстенә спортны да ярата һәм бик кече күңелле, кешелекле иде дип сөйли. Буласының бала чактан ук билгеле, дигән әйтемгә бик туры килә инде аның бу сүзләре!..
Хәтмулла Гәрәевичның сәхнәдә җырлавын ишеткәч, ниһаять, мин ул уздырган “дәрес-тренинг”ларның серен аңладым: безнең Вәкъкасов абыебыз шәп җырчы да икән бит! Дөресрәге, менә дигән җырчы буласы булган ул! Тавышын ишеткәч, сискәнеп куйдым, башта гел мондый затлы, бәрхет тавышны кайдан ишеткән бар икән дигән сорау кыйпылчыгы торды. “Тото Кутуньо бит бу! Татарның Кутуньосы!”-дигән фикер концерт ахырында килде! Һә, мин әйтәм, гармунын күтәреп Римга барса, Италия тамашачысын затлы тавышы белән аяктан егар иде бу дим!..
Хәтмулла Гәрәевич гади укытучы гына түгел, тирән “сукалый” торган әдәбият, тел галиме дә! Әле һаман аның туган тел турындагы фикерләрен гыйбрәт итеп сөйлиләр. Бер дәрестә шулай аңа укучы: “Абый, татар теле дә, татар теле дисең. Бу заманда нигә кирәк соң ул?”– дип сорау бирә. Хәтмулла абый елмая да: ”Франциягә баргач, французлар белән, Англиядә инглизләр, Төркиядә – төрекләр, Ташкентта –үзбәкләр, Астанада – казахлар, Кавказга барып чыксаң, андагы кумык, балкар һәм дистәләгән башка милләтләр белән аңлашу өчен кирәк булырга мөмкин туган телең сиңа”,– ди!.. Класс аның бу сүзләреннән аптырап кала инде. Татар теле кайда да, Париж кайда, имеш!..Хәтмулла Гәрәевич тыныч кына, гади мисаллар белән фикеренә аңлатма бирә. Баксаң, инглиз телендәге кайбер хәрефләр татарныкы белән туры килә икән! Инглиз телен татар теле аша өйрәнсәң, тизрәк үзләштерәсең! Француз сүзләре белән татар сүзләренең басымнары охшаш, димәк, татар телен яхшы белсәң, французча да тизрәк һәм дөрес итеп сөйләшә башлыйсың дигән сүз. Төрек, кумык, балкар һәм башкалар турында әйтеп тә торасы юк. Әле бит үзбәк, казах, кыргыз да бар дидек! Алар барысы да төрки телләр, алар татарга туган телләре кебек! Татар телен белгән кеше бу телләрне атна эчендә үзләштерә һәм сөйләшә башлый икән! Менә бит хикмәт нидә!
Хәзер күз алдына китерегез инде, моңлы тавышлы Хәтмулла абыебыз бу хакта балаларга затлы тавышы белән “Иске карурман” көенә сөйли, аңлата! Моның балаларга тәэсир көчен күз алдына китерәсезме?!!
Зиннур Хөсниярның бер герое: “Барлык түрәләрне шагыйрь итәр идем мин!”–дигән хыял белән яна. Нәкъ шуның кебек барлык укытучылар җырчы булса иде ул! Фикергә ачыклык кертик: моның өчен шәп табигый тавыш кирәк тә түгел, әгәр күңелеңдә, җаныңда милли көй (Әллүки!), пентатоника була икән, шул җитә, ди Хәтмулла Гәрәевич бу хакта сүз чыкканда. Бар кешенең дә “үз көе” була, бар укучының да бала чактан бар ул. Укытучы шул көйне “тыңлый, ишетә” алса, ул инде яхшы педогог була, ди Хәтмулла абыебыз.
Бигрәк тыйнак кеше инде ул... Бу сыйфаты бер дә безнең татар җырчыларына хас түгел инде...
Зиннур Хөснетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев