Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бирнә җыю - күркәм тамаша: Саба тальян моңнарына, бәйрәм тәбрикләүләренә, бала чыр-чуына күмелде

Саба урамнарында бирнә җыю быел да, гадәттәгечә, берничә көн дәвам итте.

Сабада бирнә җыйдылар

  Саба урамнарында бирнә җыю быел да, гадәттәгечә, берничә көн дәвам итте. Район мәдәният, спорт, мәгариф учреждениеләре, “ПМК-159”, “ТРО ВДПО”,”Энергосбыт”, “Сабагро”, гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба районы филиалы  узган атнада район үзәгенең 70ләп урамын йөреп чыктылар. Бистәбез урамнары тальян моңнарына, бәйрәм тәбрикләүләренә, бала чыр-чуына күмелде. Шәхсән үзем өчен Сабантуе ел саен сандыктан каенанам бүләк иткән киндер сөлгене алудан башлана. Йортка килен булып төшкәч, “Сабантуе көнне ишек өстенә элеп куярсың. Бу әнием суккан сөлге, өйгә дә бәйрәм рухы керсен” дип амәнәт итеп тапшырган иде аны әнкәй. Ә каенатам  яраткан гармунын алып,  авыл көен сузар иде. Быел киндер сөлгене  ишек өстенә генә элеп калмадык, кызларым белән капка баганасына ук бәйләп куйдык.

 

Киров урамындагы тамаша

  Сабаның  көнбатыш ягындагы җиделәп урамда, шул исәптән Киров исеме белән йөртелүчесенә, бирнә җыю Саба гимназиясе коллективына йөкләтелгән иде. Гармун тартып, шаулап килеп керделәр яшьләр урамыбызга. Тальянда 10 сыйныф укучысы Рәүф Мөбарәкҗанов милли көйләрне сыздыра. Йорт хуҗалары инде күптән чыгып басканнар, “дүрт күз” белән бирнәчеләрне каршы алырга әзерләнәләр. Бүләк җыючылар  “Хуҗалар өйдә микән, бирнәләр әзер микән?”дия-дия һәр йорт янәшәсендә тукталып, җырлап, хуҗаларны биетеп, изге теләкләрен әйтә-әйтә уздылар.  Физика укытучысы Римат  Гарифуллин тоткан колга башына сөлгеләр, ситсы-күлмәклекләр урала барды. Тәлинкә белән чи йомырка, сабын, тастымал, табак-савыт бирүчеләр дә булды.

 

Мөхәммәтҗановлар капка төбе

Бирнә җыюның югары ноктасы Вәсилә һәм Мөхәммәт Мөхәммәтҗановлар йорты каршысында булды. Биредә кунак­ларга  самавырлы  зур чәй табыны хәстәрләнгән иде. Урамның ак әбисе Рәсимә абыстай  бирнә җыючыларны ипи-тоз белән каршы алды һәм барысын да табынга дәште. Бәйрәм өстәле артында урамның иң өлкән кешеләре Фәния апа белән Хәниф абый Сөләймановлар, Гафур абый Галиев, Рәйсә апа Таиповалар да урын алган. Өлкәннәр яшьлектәге  Сабантуйларын искә алдылар, гореф-гадәтләребезне шулай югалт­мыйча яшәтүче коллективка рәхмәт сүзләрен яудырдылар. “Без кечкенә чакта бирнәгә хәзерге кебек  кыйммәтле бүләкләр бирү юк иде. Кызлар, яшь киленнәр  чиккән сөлге, кулъяулык бүләк итәләр иде. Чиләге белән йомырка жыелды. Яшьләр тальян тартып, бизәлгән атлар белән йөриләр, алар артыннан бала-чага чабар иде. Әбиләр арттан килгән атка, кимсенмәсен дип, бүләкләрне күп итеп бирәләр иде”,- дип искә алды Вәсилә ханым. “Әти-әни Түлешкәнеке иде минем, Сабантуй көнне безгә авылдашлар  өч машина белән килеп туктыйлар иде, алар килешенә әни зур кәстрүл белән аш, кичтән сумса пешереп куя, олы якка зур-зур табын кора идек. Йөк машинасы арбасына утырып килгән авылдашлар киемнәрен алыштыралар да, бизәнеп-ясанып мәйданга чыгып китәләр. Кайтканда тагын безгә тукталалар иде. Бик күңелле хатирәләр”, – дип искә алды Фәния апа.

                                                      

 Балаларга матур үрнәк

Бирнә җыючылар арасында бу юлы балаларның аеруча  күп булуы да күзгә ташланды. Кызык карарга гына килмәгәннәр, кечкенә генә буйлылары да  абый-апалары артыннан такмак әйтеп, бүләк җыешып йөриләр.

“Безнең як халкы бик юмарт, киң күңелле, эчкерсез дип әйтимме, бирнә җыючыларны ел саен шулай алдан әзерләнеп көтеп алалар, бер өйдән дә буш кул белән киткәнебез юк. Өйдә булмаучылар да бүләкләрен йә күршеләренә биреп калдыралар, яки капка келәсенә элеп китәләр. Бу инде хуҗаларның кешелеклелеген, намусын аңлата торган билге.  Аннары бу йоланың үз фанатлары була бит, без ки­лешкә  табыннар әзерләп торалар, Кировта Вәсилә апалар булса,  Титов урамында Миннегөл, Наҗия апалар, Мөршидә Сәүбановналар хәтта ки табагы белән кабартмалар пешереп каршы алалар, сыйлап озаталар, балаларга кәнфитләр өләшәләр. Соңгы вакытта безгә балалар да ияреп йөриләр, моңа бик сөенәбез, алар шушы йолаларны сеңдереп, матур гореф-гадәтләребез бар икәнен белеп, күреп үсәләр”,- ди гимназия укытучысы Ләйсән Юнысова.

 

Саба урамнарында кичкә-кадәр җыр-моң, уен көлке туктамады ул көнне. Караңгы төшкәч  бирнәчеләр өйләренә таралышты, мәйданга чыгасы бүләкләр дә санап, төенчекләп дигәндәй, тиешле урынына хәстәрләнеп куелды.

Саба шәһәр җирлеге хезмәткәрләреннән бүләкләрнең рейтингы белән дә кызыксындык. Бирнәләр арасында иң күп җыелганы сөлгеләр булган. Пыяла табак-савыт, урын-җир комплектлары, чиләк-табаклар да бүләк иткәннәр. Бүләк өчен ситсылыклар, кием-салым, шампунь-сабын, чи йомырка, хәтта   стена картиналары белән дә бүлешкәннәр сабалылар.

 

 

Сабантуй  мәйданында  гөрлиячәк  ярышларда алар лаеклы ияләрен табар дип ышаныйк. Барыбыз да мәйданга ашыгыйк, дуслар!  Бәйрәмебезне быел да матур һәм истә калырдай итеп үткәрик!

Сәхифәне Илмира  Галимуллина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев