Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БИСТӘ ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛӘ

Соңгы вакытта район үзәген төзеклән­дерүгә күп төзелеш оешмаларының өлеше керә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Сабаның шәһәр тибындагы бистә дигән исеменә туры килгән урамнары ел саен арта бара.

Асфальт юл белән тротуар арасы плитәләр яисә таш түшәлгән су юлы итеп төзекләндерелгәч, аяк киеменә яңгырда да пычрак иярми хәзер. Июль аенда “Мелиорация-Сервис” җәмгыяте шул максаттан Татарстан урамында эш алып барды. Мелиораторлар кул көче белән канау казып, як-ягына яссы ташлар тезеп чыктылар. “Моның өчен 80-90 кубометр таш ташылды, 3 бригададан 17 кеше эшләде. Безгә мәктәп укучылары һәм аграр көллият студенты да булышты. Татарстан урамындагы йортларда яшәүчеләрнең күбесе безгә рәхмәтле булды”,– диде оешма мастеры Рушан Сәлимов. “Мелиорация-сервис” җәмгыяте июнь-июль айларында авыл җирлекләрендә җирле әһәмияттәге юлларны төзекләндерү буенча да колачлы эш алып барды, урамнарга вак таш җәюне августта да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев