Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Битумлы җирләр тиздән яшеллеккә күмеләчәк

Әлеге колачлы чара «Экология» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты буенча ликвидацияләнгән беренче объект булачак. Өченче көн биредә экология министрлыгы вәкилләре, район җитәкчеләре катнашында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-тур үткәрелде.

undefinedӘйтергә кирәк, Шәмәр­дән­­­нең төньяк-көнбаты­шын­дагы бу биләмә җир­ле халыкның җанын кый­нап торучы иң ямьсез, таш­ландык урыны булган. Би­тум күлләвегендә хәтта бер елны кеше дә баткан дип сөйләделәр. Ниһаять, җәй башында биредә кү­ләм­ле чистарту эшләренә старт бирелгән. «Биредә үт­кә­релгән тикшерүләр җир­нең деградацияләнүе һәм бозылу очракларын күр­сәтте, ягъни 259 кв.м мәй­данның туфрагы тимер-бе­тон конструкцияләр ватык­лары, 1,6 мең кубометр би­тум калдыклары белән кап­­ланган, 12,6 мең кв.м грунт пычранган иде. Мон­нан тыш, бу биләмә Кече Мишә, Инеш елгалары һәм Мишә елгасының уң ку­шыл­дыгы арасындагы су бүленеше участогы бу­лып тора",-дип аңлатма би­реп китте ТР Экология һәм табигый ресурслар ми­нистры урынбасары Егор Тарнавский. Саба муни­ципаль районы башкарма ко­митеты җитәкчесе Марат Ишниязов әйтүенчә, Со­ветлар Союзы чорында бу урында эшләгән пред­приятие 90нчы елларда бе­терелә һәм артыннан күңелсез “мирас” булып би­тум калдыклары белән 4 котлован утырып кала. "Шә­мәрдән авылы субүләр зонада (водораздел) урнаш­кан, ягъни грунт сулары җир өслегенә бик якын. Яз кө­не кар сулары пычракны бөтен биләмәгә тараталар иде. Бу мәсьәләне хәл итүдә безгә экологик зыянны бе­терүгә юнәлтелгән «Чиста ил» федераль программасы ярдәмгә килде. 2018 ел­да без территорияне тик­шердек, 2019 елда-про­ект­лаштырдык, уңай эко­логик экспертиза алдык. Эко­логия министрлыгы белән берлектә заявка фор­малаштырдык, аны Мәс­кәүдә якладык. Бы­ел илкүләм проект кыса­ла­рында территорияне чис­тарту һәм җирләрне рекультивацияләү эшләре башланды", - ди башкарма комитет җитәкчесе.

undefined

Биредә эшләр ике циклда: техник һәм биологик этапта алып барыла. «Бүгенге көндә үтәлеш 40 процент тәшкил итә. Беренче чират – пычранган грунт алынып (өске пычрану катламы 50 см.дан алып- 6 метрга кадәр), махсуслаштырылган оешмага утильләштерүгә тапшыру. Киләсе этап инде чиста грунт, уңдырышлы туфрак кертү һәм, биологик рекультивация үткәрү, ягъ­ни агачлар, куаклар, үсем­лекләр утырту булачак», – ди подрядчы оешма - «ТРЕЙД МЕТАЛЛ» җәмгыяте генераль директоры Марат Галиев. Дәүләт контракты нигезендә, бу эшләрнең сум­масы 76,6 миллион сум тәшкил итәчәк. Шәмәрдән халкы биредәге уңай үз­гәрешләрне тиздән үз күзләре белән күрәчәк”.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X