Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Бәләкәч” балалары янгын күзәтчелеге инспекторы белән очрашты

"Бәләкәч” балалар бакчасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин катнашында янгынга каршы чара уздырдылар.

Зур төркеме үзләреннән кечкенәрәкләргә күргәзмә материалларга нигезләнеп эшләнгән композиция  ярдәмендә  янгын афәте турында  аңлаттылар. Тәрбияче Гөлия Нигъмәтҗанованың әйтүенчә, “Куянкай, исеңдә тот” дип исемләнгән театраль  күренешне балалар 3-4  көн эчендә өйрәнгәннәр.  Хәер кечкенәләр төркеме балалары да бик күпне белә булып чыкты.  Алар Айнур Галимуллинның  сорауларына, куллар  күтәрә-күтәрә,чатнатып җавап бирделәр, янгын вакытында ничек эш итәчәкләрен әйттеләр. Әлеге  чара Яңа  ел каникулларында янгынга  каршы профилактика  чарасы буларак  үткәрелде.      

Фәнил Мәүлетов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев