Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БҮЛӘКЛӘР ҮЗ ИЯЛӘРЕН ТАПТЫ

Ел саен июль аенда абунәчеләр көне үткәреп, юмарт куллы иганәчеләр ярдәме белән газета укучылар арасында бүләкләр уйнату матур гадәткә керде. Быел сигезенче ел дәвам итүче бу гамәлебезгә тугры калырга Эзмә авылындагы цехында сыйфатлы кухня гарнитурлары, шкаф-купелар эшләүче, клиентлары үлчәме белән зәвыклы капка-коймалар, теплицалар ясаучы, көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче “МАВЛЕТОВ А.Х” шәхси предприятиесе алынып, иганәче буларак кыйммәтле бүләкләрен тәкъдим итте.

 Быелгы яртыеллыкта «Саба таңнары» газетасы 2454 йортка килсә,  уенда катнашу өчен барлыгы 271 квитанция кабул итеп алдык. Агымдагы ел  Татарстанда «Эшче-һөнәрләр елы» дип игълан ителгәнлектән, бүләкләрне дә шул юнәлешкә туры китереп,  көнкүрештә мөһим эш кораллары уйнатуны отышлырак булыр дип уйладык. Уенны да  үзенчәлеклерәк итеп, аудитория җыймыйча, үзәк телеканаллар үрнәгендә «Русское лото» рәвешендә уздырдык. Бүләкләр уйнатуның барышын «Саба дулкыннары» телевидениесе видеога төшереп барып, ул «Атна» информацион программасының 12 июль чыгарылышында  күрсәтелде. Әлеге чарада  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашып, газетабыз турында үзенең фикер-тәкъдимнәрен әйтте. Бүләкләр уйнатуның газета укучы белән ике арадагы элемтәне ныгытучы чара икәнлегенә басым ясады.  «Россия Президенты тарафыннан 2020 ел истәлекле даталар елы буларак игълан ителде. Ки­ләсе елда районыбыз өчен зур   вакыйга –  Саба районы оешуга 90 ел, ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге  истәлекле даталар  уңаеннан тарихыбызны барлап, өйрәнеп, үткәнебез белән бәйле  материалларны газета битләрендә яктырту мөһим. Шулай ук абүнәчеләрегез белән тыгыз элемтәне дәвам итеп, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлап, хезмәт кешеләре хакындагы  һәм яшьләребезгә әдәп-әхлак тәрбиясе бирә торган язмалар  ешрак булса иде», – диде Расих Закирҗанов. Без бу теләк-тәкъдимнәрне алга таба газета эшчәнлегендә һичшиксез ныклы игътибарда тотачакбыз. Спонсорыбыз  тәкъдим иткән алты бүләкнең   отыш ияләренә килгәндә, иң беренчеләрдән булып уйнатылган ачкычлар җыелмасы  Килдебәкнең Мәктәп урамы, 14 йортта яшәүче   Алсу Шамилова адресына чыкты. Автомобиль йөртүчеләр өчен набор Сатыш авылыннан (Матросов урамы, 22) Хәлим Шакировка, инструментлар наборы Сабадан Рифат Һадиевка (Мотыйгуллин, 5/1), икенче төрле инструментлар җыелмасы Сабадан Роза Хөснетдиновага ( 8 Март, 8), шуруповерт Сабада яшәүче Нәсимә Нәбиуллина (Ү.Закиров, 70) өлешенә тиде. Супер приз – триммер-печән чапкычның хуҗалары булып  Сабаның Молодежная урамында яшәүче Газизуллиннар табылды. «Бүләкләр  әзерләгәндә  истәлек булып кына калмасын, көнкүрештә кулланылсын, файда китерсен дигән максат куеп эшләдек. Төрле форматтагы ачкычлар җыелмалары,  триммер-печән чапкыч бүген үз хуҗаларын тапты. Бөтен бүләкләр дә ияләрен сөендерер дип уйлыйбыз.  Яңгыр ява бирә, печән үсә тора, бүгенге көндә печән чапкыч хуҗалык өчен бик яхшы корал», –дип  газетабыз редакторы Рөстәм Исмәгыйлов бүләкләрне соңрак  ияләренә тапшырды.  Монысы, әлбәттә, иң куанычлы мизгелләр иде. «Газетаны гомер буе алдырсак та, моңа кадәр бүләк отканыбыз юк иде. Хикмәт зур бүләк булган бу. Әлегә кадәр ишек алдын чабарга чапкыч юк иде. Квитанцияне тапшырган оныгымның  кулы җиңел булды. Йортка бик кирәк корал бу», – дип сөенече белән уртаклашты Гөлнур Газизуллина. Шулай ук башка бүләк ияләре дә кат-кат рәхмәт сүзләре җиткереп, кабул итеп алдылар. Бу юлы бүләк отмаучылар һич күңелләрен төшермәсен, аларга  «Саба таңнары» газетасы килеп торачак. Явлаштаудан Зөлхидә апа Ахунова да безгә   күп еллардан бирле район газетасын алдырса да, беренче тапкыр бүләк уйнатуда катнашып бәхетен сынап караячагын җиткереп хат юллаган иде.  Быелгы отыш ияләре арасында Зөлхидә апаның исеме яңгырамаса да, алдагы елларда  бәхет нәкъ менә сезгә елмаер. Чөнки бәхет һәрвакыт көтмәгәндә килә.

Рамис Нуруллин, Зөлфәт Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Бүләкләр уйнату. «Саба дулкыннары»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X