Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Борынын тешләгән

Бер Америка журналисты: “Этнең кешене тешләве яңалык түгел, мондый хәлләр булып тора. Яңалык – ул кешенең этне тешләве”,– дигән.

Быел 3 гыйнварда районыбызның кечкенә генә авылында булган хәл боларның берсенә дә туры килми килүен. Әмма барыбер гыйбрәтле. 1979 елда туган Х. белән зыян күрүче Д. арасында низаг исереклек аркасында килеп чыга. Аек булмаган хәлдәге 4 кечкенә бала атасы күрәлмаучанлык мөнәсәбәтендә корбанына ташлана һәм йодрыгы белән ике тапкыр йөзенә суга. Д, җиргә егылгач та, кыйнаудан туктамый, эт шикелле ярсып, аның борынын тешләп өзә. Тегесе аның хәрәкәтләрен туктатырга теләп бармагын Х.ның авызына тыга һәм аздан гына бармаксыз да калмый. Нәтиҗәдә сәламәтлегенә зыян килгән Д. өч атнага якын больничныйда йөри. Хәзер аңа борынына пластик операция таләп ителә. Х.га карата белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зарар китерүе факты буенча җинаять эше кузгатылып, тикшерү алып барылды һәм район суды аны 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турындагы хөкем карары чыгарды.

Айнур Гафиятуллин,

Саба эчке эшләр бүлегенең тикшерү төркеме тикшерүчесе.

Фото: https://pixabay.com | geralt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев