Бәрәңге уңышын җыеп алу башланды
Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Мичән, Сатыш бригадасында, ООО СХП “Шытсу” хуҗалыкларында бәрәңге уңышын җыеп алу башланды. “Ред Леди” сортының уңышы бер гектарга 320 ц, “Наташа”ныкы – 300 ц тәшкил итә. Яңа сорт бәрәңгеләр бик тәмле, авыруларга бирешми һәм яхшы саклана.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев