Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген, 25 ноябрьдә район матбугаты чыга башлаганга 92 ел тулды

Шушы тарихи вакыйгаларга бай чорда “Колхоз байрагы”, “Җиңү байрагы” һәм “Саба таңнары” газеталарының 10673 саны дөнья күрде.

Әгәр аларның тегелмәләрен бер штабельгә  өйсәң, 9,5 метр биеклектәге  колонна барлыкка  килер  иде. Шушы  биниһая зур иҗади  хезмәтне тудыруда 150гә  якын журналист һәм редакция-типография хезмәткәренең өлеше  керә. Әлбәттә, аларга эшче һәм  авыл  хәбәрчеләре булышмаса, газета  чыгару  авырга   килер һәм эчтәлеге дә сайрак булыр  иде. Редакция үз  эшчәнлегендә матбугатның  тугры  ярдәмчеләренә  актив  таяна. Хәбәрче исемен  алу өчен   яза белү осталыгы гына  җитми, тормыш күргән булу, кызыклы һәм  гыйбрәтле  вакыйгалар эчендә  кайнау, башкалар күңеленә үтеп керерлек әйтер  сүз таба  алуың  кирәк. Шундый иҗадый затлар элек тә булган һәм хәзер дә бар. Моның өчен өлкән буын актив хәбәрчеләребез Мәгъдәнур Гатауллин,   Габделәхәт Шакировның  язмаларын  уку да  җитә. Никадәр бай тормыш материалы  аларның  мәкаләләрендә. Кыскасы, үз гомерләрендә  күпне  күргән,  күпне  кичергән һәм ул  вакыйгаларны хәтерләрендә  саклый  алган  кешеләр.

Бу тарихи рәсемгә күз  салгач  кемнәр исән, кемнәр юк икән, дип уйларга бирелергә генә кала.  Югыйсә, хәбәрчеләр  Рәфыйк (Югары Шытсу), Һашим,  Сәлим абыйлар (Саба),  Саҗидә (Юлбат),  Мәрьям апалар (Түбән Шытсу) (сез аларны фотоның уртасында күрәсез) белән кичә генә  сөйләшеп утырган кебек. Хәбәрчеләр  слетыннан  соң редакция, хезмәткәрләре белән бергә фотога төшкәннәр  иде. Инде хәтер-хатирә булып  калдылар. Редакция архивыннан  алынды, 1994 еллар башы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев