Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Сергей Никитинны соңгы юлга озаттылар

Районыбызга кайгылы хәбәр килде: 12 октябрь көнне Луганск Халык Республикасының Коломыйчиха торак пунктында махсус хәрби операция үткәрү барышында Шәмәрдән егете рядовой Сергей Никитин һәлак булды. Аның җәсәден бүген Шәмәрдән бистәсе зиратына алып кайтып җирләделәр

Сергей Станиславович  Никитин мобилизация башлануга ук хәрби бурычын үтәргә китә. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга район җитәкчеләре, авылдашлары, дуслары җыелды. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, "ГазпромТрансгазКазань" генераль директоры Рөстәм Усманов, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде. Сергей Никитинга үзе үлгәннән соң бирелгән “Батырлык өчен” ордены аның тормыш иптәше Елена Андреевнага тапшырылды.

Батырлар даны мәңгелек!.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев