Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз Рифат Ишниязовны соңгы юлга озаттылар

Батырлар даны- мәңгелек

 Мәрхүм белән хушлашырга Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, ТР буенча салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, Теләче муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, авылдашлары, дуслары, туганнары килде.

Рифат Радик улы Ишниязов 1971 елның 2 маенда Сатыш авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иткән. Гаилә корган, бер улы туган, әмма соңрак аерылышкан. Авылдашлары аны һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә булучы, тыйнак, итагатьле, китап укырга яратучан, күршеләр белән яхшы мөгамәләдә яшәүче кеше иде дип искә алалар. Соңгы вакытта даими эш урыны булмаган. 2023 елның 14 октябрендә махсус хәрби операциягә контракт нигезендә хезмәт итәргә алынган. Укчы-гранатометчы булып хезмәт иткән. 2023 елның 23 декабрендә Украинада хәрби  операция барышында һәлак булган.

Рифат Радик улының якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Ул мәтам маршы астында Сатыш авылы зиратына җирләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев