Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген Олы Шыңар авылында яшәүче Саимә Якупованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, «Туган Як» җәмгыяте вәкилләре котлады.

Саимә Якупова1935 елның 25 мартында Кукмара районынын Ядегәр авылында туа. Гаиләдә 5 бала үсәләр.  Бөек Ватан сугышы алдыннан гаиләләре белән Монголиягә күченеп китәләр һәм сугыш елларында шунда яшиләр. Сугыш беткәч туган авылларына кайталар. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала.

“Әти безнең сугыштан кайтмады, ул заманнарда ачлык иде инде. Әни эшкә киткәндә үлән җыярга кушып китә иде, бер дә ашамаган үлән калмады. Әниләр ничек чыдагандыр,  ничек исән калдык икән дип хәзер генә уйланып йөрим инде мин” – дип искә ала Саимә апа  ул вакытларны.

 7 класс белем алганнан соң, Казанда “Мех” фабрикасында кисүче булып 5 ел эшли. Алдынгы булганы өчен рәсеме шәһәрнең Мактау тактасына да куела.

1956 елда Олы Шыңар авылы егете Габделбәр белән тормыш коралар.  3 бала үстерәләр.  Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.  Бүгенге көндә тормыш иптәше инде вафат.  Саимә апа  Олы Шыңар авылында үз йортында  яши. Сабада яшәүче кызлары Наилә  белән Фәимә, 5 оныгы, 6 оныкчыгы да һәрвакыт хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев