Бүген радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне Һөнәри бәйрәмегез – Радио көне белән ихлас котлыйбыз! Сез җәмгыятьтә, тормыш-көнкүрештәге мөһим вакыйгаларны, яңалыкларны оператив рәвештә халыкка җиткерәсез, эшлекле элемтәләр үсешенә, кешеләрнең мәгълүмат алмашуына, заманча технологияләр ярдәмендә үзара аралашуына зур өлеш кертәсез. Сезгә һөнәри уңышлар, иҗади эзләнүләр телибез! Радио тыңлаучыларны яңадан-яңа кызыклы, гамьле чыгышларыгыз белән сөендерергә язсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев