Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе оештырылды

Чарада районыбызның төрле мәхәлләләреннән 80 гә якын бала катнашты

 Конкурс балаларның яшь категорияләре буенча(3-6 яшь, 7-9 яшь, 10-12 яшь, 13-15 яшь) кызлар һәм малайлар арасында аерым үткәрелде. Бәйге шартлары буенча, балаларның Коръәнне белү дәрәҗәсе -   3 сүрәдән дә ким булмаска тиеш иде. Конкурска заявкалар алдан ук кабул ителде. Районыбыз буенча бәйгедә 80гә якын бала катнашырга теләк белдерде. Балаларның чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзалары (имамнар, мөгаллимәләр) балаларның әлеге бәйгегә җитди әзерләнгәнлекләрен билгеләп үттеләр.  Араларында яттан 30 лап сүрә белүчеләр (шул исәптән “Тәбәрәк”, “Йәсин”, “Нәбә” сүрәләре), озын аятьләр сөйләүчеләр да булды. Шулай ук сүрәнең тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп, мәкам белән укылышына игътибар ителде. Конкурсантның шәригатьчә киенү рәвеше дә өстәмә баллар туплау мөмкинлеге бирде. Иң күп конкурсантлар  Шәмәрдәннән килгәнлеге ачыкланды. Мәсәлән, Кадрия һәм Сәид хәзрәт Мортазинның 3 кызы һәм 2 улы да катнашып (кечкенәсенә 2 яшь кенә булса да, 3 сүрәне яттан белә), бишесе дә призлы урыннарга ия булдылар. 1-4 урыннар алучылар арасында Шәмәрдәннән Сәгыйдә, Мәрьям һәм Таһир Гомәровлар, Раяз Мөхәммәтҗанов, Әдилә Мөхәммәтҗанова, Данияр Зыятдинов, Камилә Рахимҗанова, Аишә, Азиль, Әхмәд, Габделгазиз Мортазиннар, Динә һәм Диләрә Зыятдинова, Камилә Гурьянова, Раяна Вәлиева, Әмир Газизов, Азиза Филлипова, Муса Гаффаров, Мәрьям Насипова, Сабадан Сафия Камолова, Хәдичә һәм Йосыф Сафиннар, Ислам Галләмов, Ләйсән һәм Сәид Латыйповлар, Азат Сабиров, Мичәнбаштан Зилә Газизова, Югары Симеттән Азамат Гатауллин, Яңа Мичәннән Закир Мостафиннар бар. Җиңүчеләрнең барысына да Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов Дипломнар һәм районыбызның киң күңелле иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырды. Гомумән, бәйгедә катнашучы һәр бала Рәхмәт хатына һәм татлы бүләккә ия булды. Шулай ук Коръәннән  4 парәне яттан белүче сабалы Камол Камоловка һәм аның сеңлесе Аишәгә конкурстан тыш акчалата бүләк тапшырылды. Чарада кунак буларак катнашкан Кукмараның  Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин да балаларга үзенчәлекле бүләк әзерләп килгән- 1 урын алучыларга ул махсус ясалган медальләр киертте, календарьләр бүләк итте. “Коръән уку” бәйгесе төгәлләнгәч, балалар учакта пешкән тәмле пылау, чәй ризыклары белән сыйландылар. “Балаларга Коръәнне тагын да кубрәк өйрәнү өчен бер этәргеч бирдегез. Оештыручыларга зур рәхмәт, сабыйларның күңелләрен күргәнегез өчен Аллаһ узегезне меңләтә сөендерсен” дип, соңыннан рәхмәтләрен җиткерделәр әти-әниләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев