Сабада 2025елның беренче никахы теркәлде
Шатлыклы хәбәр!
Район ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә 2025 елның беренче никахы теркәлде. Бәхетле парлар - Туктар авылыннан Данил Шамилов һәм Кече Шыңардан Нәзирә Галимова. Кияү «Иген» җәмгыятендә, кәләш «Туган Як» җәмгыятендә бухгалтер булып эшли.
Яшьләрне әти-әниләре,туганнары, үзләре хезмәт куйган оешма җитәкчеләре, дуслары тәбрикләде. Район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов район башлыгы исеменнән яшь парларга истәлек бүләкләге тапшырды.
Яшьләрне котлыйбыз,тигез имин тормыш, өлфәт мәхәббәт,сау-сәламәт бәбиләр телибез!
Тантанадан тулырак язма - газетабызның алдагы санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев