Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген сабалылар Казан ярминкәсендә сәүдә итә

Казан агросәгать паркында узучы ярминкәдә райондашларыбыз башкалабыз халкына күптөрле продукция тәкъдим итә

 Районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  бүген Казанда язгы ярминкәдә сәүдә итә. Мәдәният хезмәткәрләре  башкалабыз халкына бай эчтәлекле программа да әзерләп алып килделәр. Сәүдә гөрли, сатып алучыларга мичтә пешкән кайнар коймак, хуш исле үләннәрдән әзерләнгән тәмле чәйләр тәкъдим ителә. Казан халкы ит, сөт, бәрәңге, бал, чәк-чәк, ипи һәм районыбыз уңганнарының тырыш хезмәте белән җитештерелгән һәр төр продукцияне яратып сатып ала. Сатып алучылар да, сәүдә итүчеләр дә бик канәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев