Булачак әниләр өчен дәрес үткәрелде
Әниләр сәламәт булсын, бәбиләр туып торсын!
Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залындагы йөкле хатыннар өчен мәктәп булачак аналарга ярдәм итү һәм аларны бала тууга әзерләү өчен мөһим ресурс булып тора. Чираттагы дәрестә табиб-педиатр Алла Зәйнәгова йөклелек вакытында һәм баланы имезгәндә әниләрнең туклануы турында мөһим мәгълүмат белән уртаклашты. Шулай ук ул сабыйның йокы урынын оештыру кагыйдәләре турында сөйләде, заманча киңәшләр нигезендә, карават артык әйберләрдән, мәсәлән, мендәр бортикларыннан, йомшак уенчыклардан һәм бала өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган башка предметлардан азат булырга тиеш, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев