Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләк апага бүләк ясадылар

Пүкәл авылында яшәүче Бүләк Хөсәен кызы Хәннанованы 90 яшьлеге уңаеннан социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тәбрикләде.

 Хәннанова Бүләк Хөсәен кызы 1933 елның 8 октябрендә Пүкәл авылында дөньяга килә. Әтисез үскән 3 балалы гаиләдә ул иң төпчеге була. Авылдашына кияүгә чыга. Ике бала- бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга Шәмәрдән мех эшләнмәләр фабрикасыннан чыга. Намуслы, тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.  Бүләк Хөсәен кызы бүген дә хәрәкәттә, кызы Сөмбелә Сәүбән кызы тәрбиясендә тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп гомер кичерә. Ә улы Илфат  гаиләсе белән Сабада яши.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев