Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быел да абунәчеләребез арасында призлар уйнаттык

Ел саен җәй айларында үткәрелүче әле­ге чараны без - редакция хезмәт­кәрләре генә түгел, газета укучылары­быз да тансыклап көтеп ала. Абунә баш­ланганчы ук “Быел призлар уй­ната­сызмы? Кви­тан­цияләрне тапшы­рыйк­мы?”-дип, ак­цияне үткәрү кирәк­леген хат ташу­чылар аша һәм үзебезгә шалтыратып та һәрдаим искә төшереп торалар. Ничек үткәрмик соң инде? Ул яраткан укучыларыбыз белән күрешү, аралашу чарасы да бит, өстәвенә кайбер бәхетлеләрен бү­ләкле итеп тә сөендерәбез. Дөрес, соңгы бер-ике елда, карантин булу сә­бәп­ле, без аны онлайн режимда, тамашачыларсыз гына үткәрәбез. Быел да шулай булды.

 

Призлар уйнатуны “Саба таңнары”ның Инстаграмында туры эфир аша күрсәттек. Газетабызга бу яртыеллыкта 2333 кеше язылса, акциядә шу­лар­ның 127се генә “бәхет сынап карарга” булган. Ягъни бүләкләр уйнатуда “лототрон”га шуның кадәр квитанция салынды. Акцияне үткәрүдә үз ярдәмен тәкъдим итүче ига­нә­челәребез ара­сын­да бу юлы без күптәнге партнеры­быз Рамил Нотфул­линда тукталдык. “АКВАДвери” пред­приятиесен җи­тәк­­ләү­че эшмәкәр белән озак еллар хезмәттәшлек итә­без. Ишекләр, откослар җитештерүче әлеге предприятие икътисад базарында тиз арада үз урынын тапты. Халыктан да алар турында күп уңай фикер ишетергә туры килә.

Әле шушы көннәрдә генә Иләбәр авылыннан газета уку­чы­быз Венера Миф­та­хова шалтыра­тып, предприятие егет­ләренә рәхмәтен иреш­тергән иде. “Руслан Шәрипов исем­ле осталары ишек куеп китте, артын­нан тузан да төшермәде, рәхмәт әйтеп озатып калдым, җитәкчесенә җиткерегез әле шул сүз­ләремне”,– дип хисләре белән уртак­лашты шатлы­гы эченә сыймаган хуҗабикә. Приз­лар уйнатуда “АКВА­две­ри” тагын дүрт район­дашы­быз­ны бәхетле итте. Предприятие продукциясенә 7 мең сумлык сертификатларны Олы Арташ авылыннан Халидә Сафиуллина, Сабадан Мулланур Ганиев, Рәхимә Хәева отты. Ә супер приз - 9 мең сумлык бүләккә Кызыл Мишә авылыннан Фирдүс Кәримуллин ия булды.

Газетабыз мөхәррире Рөс­тәм Исмәгыйлов сер­ти­­фикатларны бү­ләк ияләренә шул ук көнне тапшырды. Суперпризны редакциябезгә Фир­дүс абыйның улы Марсель килеп алды. “Саба таң­нары”н бер елны да алдырмый калган юк, “Җиңү байрагы” заманыннан ук язы­лабыз. Бер елны призлар уйнатуда катнашып, отвертка­лар җыелмасы оттык. Быел да өлкән яшьтәге әтиебез “Газетага язылдыгызмы, квитанциясен кертеп тапшырдыгызмы?” дип гел барлап торды. Өйгә тагын район газетасыннан тыш “Татарстан яшьләре”н, “Ирек мәйданы”н, балаларга “Сабан­туй”, “Салават күпе­ре”н алдырабыз, мат­бу­гатсыз яшәп бул­мый, менә шу­ның әҗередер, бү­ләк­ле дә булып куй­дык”,– ди отыш иясе. Ә без, үз чиратыбызда, призлар уйнатуда катнашкан һәм квитанцияләрен китермичә дә газетабызга тугры калган барлык абунәче дусларыбызга, иганә­челәребезгә зурдан-зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да бергә булыйк, бер­дәм булыйк, ара­­лашып торыйк, дус­лар. Призлар уйнату әле киләсе елларда да дәвам итәр дип өметләник, иң мөһиме сау-сәламәт булыйк, укып, мәгъ­лү­матлы булып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев