Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быел Сабада үсмерләрне вакытлыча хезмәткә урнаштыруга 735 квота каралган [фото]

Балаларның рухи сәламәтлеген һәм  тормышын  кайгырту  – хокук  саклау органнары эшчәнлегенең  дә бер юнәлеше. 

Балаларның рухи сәламәтлеген һәм  тормышын  кайгырту  – хокук  саклау органнары эшчәнлегенең  дә бер юнәлеше.  Бу  максаттан балигъ булмаганнар белән эшләү һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе  инспекторлары да нәтиҗәле профилактика чаралары үткәрә.

Акцияләрнең ниндиләре генә юк. Төбәк әһәмиятендәгеләре дә, Бөтенроссия   күләмендәгеләре дә. РФ Эчке эшләр министрлыгы, мәсәлән, ел саен “Җәмәгать советы белән каникуллар” акциясе игълан итә. Әйтик, 14 яше тулган  укучы җәйге чорда эшкә урнаша икән, вакыты файдалы үтә, хезмәткә өйрәнә, дисциплиналылык тәрбияләнә. Быел Саба  муниципаль районы башкарма  комитет  карары нигезендә 14-18 яшьлек үсмерләрне вакытлыча хезмәткә  урнаштыруга 735 квота  каралган. Былтыр  ковидка бәйле сәбәпләр аркасында җәйге чорда эшләүчеләр 561 иде.

Быел 180 укучы хезмәткә  үзмәшгуль буларак тартылачак. Авыр тормыш хәлендәге һәм  күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өстенлек бирелергә тиеш. Мисалга, Сатыш урта мәктәбенең VIII сыйныф  укучысы Айзилә Ханова 1 июльдән үзе белем  алган  учреждениегә бер  айга техник  хезмәткәр булып урнашкан.

Эшләтүче оешма – “Хуҗалык-эксплуатация  конторасы” муниципаль бюджет учреҗдениесе. Айзилә – күп балалы гаиләдән. “Абыем  Айрат XI сыйныфны тәмамлады. Энем Айзат быел I сыйныфка  керә.  Сеңлем Айсинә кечкенә әле. Сыйныфташым Алия  Хәсәншина белән иртәнге  8дән 12гә кадәр мәктәптә булабыз. Җыештырабыз,  чистартабыз, түтәлдә  чүп  утыйбыз. Көн үткәне  сизелми дә. Әти-әни кызыксынып тора”,– ди Айзилә.

Үзмәшгульләргә  учреждение 16190 сум түли. Беренче  хезмәт хакын Айзилә  әнисенә  алып кайтып бирәчәк. Район эчке эшләр бүлегенең  балигъ булмаганнар  белән эшләү инспекциясе өлкән инспекторы  Миләүшә Котдусова укучы кызларны эшкә  урнашулары белән котлады, имин җәйге  яллар теләде, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча   күрелгән профилактика  чаралары белән таныштырды. Районда 2021 елда полициядә  учетка 9 бала  куелган  булса, быел алар икегә генә  калган. Статистиканың  уңайга  үзгәрүендә хезмәт тәрбиясенең дә роле бар.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор  урынбасары Алинә Гыйлаҗиеваның әйтүенчә, июнь-июль айларында  27 укучы  вакытлыча хезмәткә  урнашкан. Күбесе мәшгульлек үзәге аша авыл хуҗалыгында эшли. Июнь аенда  “Сатыш” бүлекчәсе һәрберсенә 13890  сум хезмәт хакы исәпләгән. Моннан тыш үзәк тә  тиешле  сумманы   күчерә. Иң  мөһиме, укучылар  акчаны фәкать намуслы хезмәттә генә табарга өйрәнә, җиңел юл белән  кергәне бәхет китерми.

 Июнь аенда район буенча  300дән  артык укучы файдалы хезмәттә булган. Шуның 227се үзәк аша  хезмәткә  урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X