Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Быелгы  Сабантуй бәйрәме аеруча истәлекле,  чөнки тормышыбыздагы зур, сөенечле  вакыйга белән каршылыйбыз"

"10 июнь көнне законлы  рәвештә язылышып, парлы тормышка аяк бастык. Без икебез дә Туктар авылыннан, алты ел бер-беребезгә олы мәхәббәт хисләре белән яшәп, ныклы гаилә корырга җыенабыз".

Сабантуе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кыйммәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын сак­лап килгән милли бәйрәме. Татар халкының күңел байлыгын чагылдыручы күркәм бәйрәмне райондашларыбыз нинди хис-кичерешләр белән каршылый, Сабантуе белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Шулар турында сөйләштек.

Алина һәм Булат  Нәбиевлар, Туктар авылы:

– Безнең өчен  быелгы  Сабантуй бәйрәме аеруча истәлекле,  чөнки тормышыбыздагы зур, сөенечле  вакыйга белән каршылыйбыз. 10 июнь көнне законлы  рәвештә язылышып, парлы тормышка аяк бастык. Без икебез дә Туктар авылыннан, алты ел  бер-беребезгә   олы мәхәббәт хисләре белән яшәп, ныклы гаилә корырга җыенабыз. 16 июльдә  кызыл туебызны билгеләп үтәчәкбез. Киләчәк тормышыбызны  да туган авылыбыз белән бәйләргә, биредә төпләнергә уйлыйбыз.  Сабантуй  – яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә  бик күңелле бәйрәм. Теләсәң - уеннарда көч сынаш, концерт-тамаша кыл, милли көрәш карап хозурлан, кыскасы, һәр кешегә дә күңел ачарга, ял итәргә  мөмкинлек җитәрлек.  Элегрәк  капчык сугышы, авыш колгага менү уеннарында җиңүләр яулаган бар иде. Соңгы елларда гына бераз  читләшеп  торырга туры килде. Һәркемгә дә  милли бәйрәмебезне гаиләсе янәшәсендә, күңел күтәренкелеге белән каршыларга насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев