Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БӘЙРӘМ ӨСТЕНӘ БӘЙРӘМ

Бәйрәм алды көннәрендә ре­дак­циябез кунаклар кабул итте. Алдан вәгъдә иткәнебезчә, «Җитәкчеләрне таныйсызмы?» конкурсы җиңүчеләре – Сания Сафина, Гөлнара Гатауллина (Саба), Люция Миннегәрәеваны (Сабабаш) редакциябезгә дәшеп, конкурсның спонсоры – «ЗарМус» мебель компа­ниясе җитәкчесе Илшат Зарипов махсус бүләкләрен тап­шырды

Газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов җиңүчеләрне тәбрикләп, кон­курсның барышы белән таныштырды. «Әлеге төр конкурсларны үткәрүнең төп максаты – газета укучылар белән ике арада элемтәне булдыру. Бүгенге көндә район, республика яңалыклары белән таныштырып барабыз. Ләкин рәсми хәбәрләр белән бергә, газета битен күңелле, кызыклы материаллар белән дә баетырга тырышабыз. Алга таба да мондый бәйгеләр дәвамлы булыр, актив булыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз»,- дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Исмәгыйлов. Белгәнебезчә, «ЗарМус» компаниясе райондашларыбызны һәркемнең зәвыгына туры килерлек итеп эшләнгән, сыйфатлы йорт җиһазлары ясап сөендерә..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X