Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм рухы йөрәктә

8 май көнне районыбызның тыл ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районы бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин җитәкчелегендә Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чарада катнашып кайттылар.

Делегация составында Кәүсәрия Заһидуллина (Шәмәрдән), Хәдичә Нәбиуллина (О.Шыңар), Луиза Яруллина (Кызыл Мишә), Рушан Гарифуллин (Килдебәк), Айрат Садыйков (Саба), Рафыйкъ Шәкүров (Шәмәрдән) бар иде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләүчеләргә һәм илне саклаучыларга рәхмәт сүзләре әйтте, тирән ихтирамын белдерде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев