Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмне без онытмыйк! Сабан туйлар уздырыйк!

Балачак- иң күңелле чак! Шушы чорда булган вакыйгалар, кичерелгән хисләр иң нык истә калучан мизгелләр. Шул сәбәпле сабыйларыбызга кечкенәдән үк үзебезнең татар милли гореф- гадәтләребезгә ярату, горурлык хисе һәм аларны саклап калу теләге тудырырга тиешбез.

Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында бик күңелле итеп милли бәйрәм- Сабан туе үтте. Бәйрәм барышында балалар милли уеннар: таяк тартышу, йомырка кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, чүлмәк вату кебек уеннар уйнадылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Шушы чаралар ярдәмендә без балаларга татар халкына хас булган: игътибарлылык, бер-береңә ярдәм итү, юл куя белү, бердәмлелек кебек сыйфатлары да тәрбиялибез. Әлбәттә балалар бу бәйрәмне бик яраталар һәм көтеп алалар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев