Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Чаба, чаба гомер атым...”

Шәмәрдән мәдәният йортында “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Чаба, чаба гомер атым...” диелгән бәйрәм концерты узды.

 Шәмәрдән мәдәният йортында “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Чаба, чаба гомер атым...” диелгән бәйрәм концерты узды. Моңлы, мәгънәле җырлар, дәртле биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. “Өлкәннәр көне белән сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Иң мөһиме – сәламәтлек телим. Киләчәк буын белән үз тәҗрибәгезне уртаклашуыгызны дәвам итегез. Һәр көнне, Аллага шөкер, дип, сөенеп уянырга язсын, якыннарыгыз, туганнарыгыз янәшәдә булсын. Бу тормышта сез бик күп эшләр башкардыгыз, хәзер инде ял итегез”, – диде Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова да үзенең изге теләкләрен шигырь юлларына салып җиткерде. Ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов та өлкәннәргә исәнлек-саулык теләп, шундый чараларда актив катнашырга, җырлап, биеп яшәргә өндәде.

  Кукмарадан килгән Рәфидә апа Миннемуллина концерт ахырында җитәкчеләргә, мәдә­ният хезмәткәрләренә, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Шундый эчтәлекле җырлар яңгыратуыгыз, безне сөендерүегез өчен үзегезне зурласыннар. Киләчәктә дә шундый очрашулар насыйп булсын!”, – диде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев