Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Cаба районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, педагогларга ярдәм йөзеннән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле программа гамәлгә ашырыла. Әлеге программа нигезендә Ак Барс Банкы республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук бүләк итәчәк, шуларның 287се – Саба районы педагогларына.

Бүген исә Саба гимназиясендә 45 белгеч районда беренчеләрдән булып өр-яңа ноутбукларны кабул итеп алдылар, аларны балаларга белем бирүдә нәтиҗәле файдаланырга вәгъдә иттеләр. Ноутбукларны тантаналы рәвештә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Ак Барс Банкының Сабадагы өстәмә офисы җитәкчесе Исхак Галиев тапшырды.


«Без укытучыларга яңа ноутбуклар тапшыру башлангычы өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Бу бик мөһим, чөнки дөнья бертуктаусыз алга бара һәм заманча технологияләр үсә, ә сез, укытучылар, моны балаларыбызга беренчеләрдән булып тапшырасыз, аларны яңага өйрәтәсез. Яңа техника сезгә озак хезмәт итәр һәм эштә саллы ярдәм булыр дип ышанам», – диде Рәис Миңнеханов.


"Без, укытучылар, заман белән бергә атларга тиеш, ноутбук – безнең уң кулыбыз. Заманча, тиз эшли торган ноутбуклар ярдәме белән дәрес вакытында презентацияләр, видеолар күрсәтелә, балаларны кызыксындырып җибәрү өчен төрле алымнар кулланыла.

Ноутбукларыбыз искергән иде, әлеге акцияне башлап йөрүчеләргә һәм оештыручыларга зур рәхмәт", – дип сөенечен белдерде Саба гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Динә Фатихова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев