Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЧИРАТТА - СТРАСБУРГ

Узган ялларда Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган «Руками женщины» дигән декоратив гамәли сәнгать фестивале узды.

Россиянең 85 төбәгеннән килгән катнашучылар арасында безнең осталарыбыз - Сабадан Лилия Вафина һәм Алсу Шәһвәлиева да үзләренең кул эшләрен  тәкъдим итеп, фестивальнең финалына чыктылар. Фестивальдә Лилиянең татар бизәкләре белән чигелгән «Саба» мендәрләр коллекциясе, Алсуның мозаика белән эшләнгән сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Алсу  күргәзмә вакытында мастер-класс та оештырды. «Мондый фестивальдә катнашу-зур дәрәҗә. Башка осталарның эшләре белән танышасың, аралашасың, яңа иҗатка илһамланып, күңелеңдәге хыял- фантазияләреңне тагын да баетып, көч туплап  кайтасың. Безгә шундый ышаныч белдереп, фестивальдә катнашу мөмкинлеге тудырган оештыручыларга зур рәхмәт»,- ди Лилия Вафина. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, кызларыбыз икесе дә Дипломнар һәм ноябрь аенда Франциянең Страсбург шәһәрендә узачак халыкара форумда катнашу өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев