Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Чүп-чар реформасы – җитди мәсьәлә

    Билгеле булганча, республикабыз, 2019 елның 1гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте.

     Аның төп максаты  – экология  хәлен   яхшырту, социаль кабул ителерлек  тарифлар булдыру. Әмма  “чүп реформасы”  житди проблема булып  чыкты. Моның шулай  икәнлеге  агымдагы атнада ТР Дәүләт Советы комитетлары әгъзалары һәм башка структуралар вәкилләре  каты  коммуналь  калдыклар белән  эш итүне законнар  белән    көйләү мәсьәләләренә багышлап  Сабада үткәргән “Тү­гәрәк өстәл”дә дә ачык  чагылыш тапты.  Утырышта катнашучы­ларны сәламләү  сүзе белән чыгыш  ясаган район башлыгы Рәис Миңнеханов  әйткәнчә, әлеге юнәлештә республикада зур күләмле эш  алып барыла.  “Реформалар башлану белән, көнкүреш  калдыклары чыгаруда  бәяләр сәясәте үзгәрде, ке­шеләр нормативларның ни өчен артканын эшнең  яхшыруында күрергә тиеш. Мин алдагы елларда әлеге мәсьәләләр хәл ителер дип  уйлыйм. Реформаларны башлавы бервакытта да  җиңел түгел. Кыенлыклар булачак,  аларның чишелешен вакытында табарга  кирәк”,– дип тә өстәде журналистлар белән  әңгәмәсендә. Төбәк опе­раторы вәгъдә иткәнчә,  көн­кү­реш  калдыклары  чыгаруда  үзгәрешләрне район халкы  алдагы  елларда   сизәчәк. Әй­тик,  инвестиция  программасы нигезендә 2022 елда районда чүпне  сортларга  аеру  станция­се  төзү планлаштырылган. Әле­гә Сабада  көнкүреш  калдык­ларын аерып  салу  өчен бер  урынга 4әр контейнер  куелса да, аларга  чыгарып  салынган  чүп-чар  арасында әллә ни  аерма  юк.  Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министры  урынбасары Илдус Насыйров үзенең  чыгышында билгеләп  үткәнчә һәм практика күрсәткәнчә, каты  коммуналь калдыклар белән  эш итүнең  яңа системасы гамәлдәге  законнарга  үзгәрешләр кертүне  сорый. Аерым  алганда,   сүз мәй­данчыкларга  куелган контей­нер­лар  саныннан һәм   күлә­меннән чыгып коммерция  учеты алымын бердәй формалаштыруга күчү,  каты  коммуналь калдыклар туплауның, шул исәп­тән аларны аерып җыюның бер­дәм тәртибен раслау турында   бара. Бу  мәсьәлә вәкаләтләр субъектларга тапшырылса да,  тәр­тип ил буенча бертөсле булырга  тиеш, диелде.

      Гомумән, “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләрдән чүп-чарны аралап җыйнауны оештыруның тизләтеләчәге аңлашылды.  Әле­ге тәртипне  кертү буенча тө­бәкнең  юл картасы эшләнәчәк. “Иң­ мөһиме, халык реакциясе. Халыкта  яклау тапмаса, үз­гәрешләрне көчләп тагу гына  бу­лачак. Каты коммуналь калдык­лар җыйнаучы предприятиеләр  эшчәнлеге әйләнә-тирә  мохитне яхшыртуга   юнәлдерелгән булырга тиеш”,– диде  экология, табигатьтән файдалану комитеты рәисе Азат Хамаев. Шунысы игътибарга  лаек,   сөйләшү торак-коммуналь хезмәтләргә та­­рифлар  ел да арта торган дата – 1 июль алдыннан   үтте. Тарифларны ел уртасында   күтәрмәү турында  сүз Дәүләт Думасында да булган   иде.  Әмма коммуналь хуҗалыкларга да  яшәргә  кирәк. Чүпкә батсак, нишләрбез

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: