Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чисталыкны мәчетләрдән башлыйк...

Иманлы балаларыбыз үсеп килә

  Апрель аенда табигать яшәрә, без дә тирә-якны җыештырырга, матурларга тырышабыз. Элек бу эшләрне Ленин туган көн (22 нче апрель) алдыннан Бөтенсоюз күләмендәге өмә итеп башкара идек, өмәләрне хәзер дә һәр елны оештырабыз.
22 нче апрель шулай ук Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи үә сәлләмнең туган көне, милади ел исәбе белән 571 нче елның 22 нче апрелендә дөньяга килгән ул. 
  Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә мөселманнар чиста булырга тиеш (киеме чиста булырга, көн буена 5 тапкыр тәһарәт алырга, кимендә атнага бер тапкыр госел коенырга, тырнакларны кисәргә,  тырышып, матур тормыш алып барырга, ялкау булмаска, мул тормышта яшәргә тырышырга тиеш) дигән фикерләрне әйтеп калдырган.
 Чистарынуны иң башта үзебезнең мәчетләрне тәртипкә китерүдән башлыйбыз, чөнки мәчет-гарәпчә ул мәсҗид, ягъни Аллаһка сәҗдә кылу урыны, ул Аллаһның җирдәге йорты, мәчеткә килеп, Аллаһка якынаябыз, Ул фарыз кылган гыйбадәтләрне башкарабыз,  әлхәмдүлилләһ.
Бүген мәчетебездә дин сабакларын өйрәнүче балалар:Дәринә һәм Зәлинә Гарифуллина, Зәмирә Каримуллина, Әдилә Фатыхова, Сәминә Мухарлямова, Азалия Исмагилова дәрескә гадәттәгедән иртәрәк килеп, иң беренче мәчетебезнең территориясен җыештырдылар, аннан соң дәрестә булып, соңыннан өлкәннәр белән бергә өйлә намазын башкардылар. Аллаһның рәхмәтендә, яклавында, саклавында булсыннар, бәхетле, тәүфикълы, һидаятьле булып үссеннәр, әәмиин.

Суфия Фәйзерахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев