Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Чүпне дөрес ташлагыз...

Районда территорияләрне чистарту буенча актив эш алып барыла

 

    Һава шартлары уңай булу сәбәпле, районда территорияләрне чистарту буенча актив эш алып барыла. Бу чорда контейнер мәйданчыкларында калдыклар саны сизелерлек арта. Шул уңайдан түбәндәге чараларны үтәвегезне сорыйбыз:

  –  Чүпне дөрес ташлагыз-чүп контейнерларын артык төямәгез!

 – Үсемлек калдыклары һәм эре габаритлы көнкүреш чүп-чарларын каты көнкүреш калдыклары контейнерларына ташларга ярамый.

 – Үсемлек калдыклары (коры үлән һәм яфраклар, ботаклар, сметалар) белән ничек дөрес эш итәргә?

     -компостлаштыру; 

    -гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кагыйдәләрен исәпкә алып яндырырга (махсус янгынга каршы режим гамәлдә  булмаган чорда, мәсәлән, җилсез һавада, корылмалардан еракта янмый торган бакта яндыру рөхсәт ителә);

     - махсус оешма аша чыгаруга заказ бирергә.

      Зур габаритлы көнкүреш чүп-чарлары (КГО) белән ничек эш итәргә? Иске җиһазларны һәм көнкүреш техникасын, агымдагы ремонт калдыкларын һәм башка эре габаритлы әйберләрне КГО өчен бункерларга яисә махсус мәйданчыкларга урнаштырырга кирәк.

      Заявка буенча  көнкүреш чүп-чарлары чыгаруга заказ бирү өчен  регоператор аша яки авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Шулай ук Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә язгы чорда урамнарга бункерлар кую графигы төзелгән.Тулырак түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз: vk.com/saby_official?w=wall...

   Мәгълүмат Саба муниципаль районының  Вконтакте официаль төркеменнән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев