Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Данлы үткәне якты киләчәккә әйди

19 майда кызыл галстуклар бәйләп, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган.

Быел пионерия хәрәкә­тенә 100 ел тулды. 1922 елның 19 мае СССРда Пионерлар туган көн буларак билгеләп үтелә. Районыбызда әлеге тарихи датаның тантанасы  аз гына соңрак --  31 майда ямьле "Сабантуй" күңел ачу комплексында уздырылды. Мәйданга муеннарына кызыл галстуклар таккан балалар берләшмәләренең иң активлары, вожатыйлар, җитәкчеләр, пионер эше ветераннары җыйналып, әлеге данлы  юлның үткәне искә  алынды. Пионерия тарихын чагылдырган күргәзмә һәм фотозона әлеге юлның никадәр эчтәлекле, шанлы булуын сөйли иде. Әлбәттә, бу көнне бөтен  көчен, осталыгын  пионериягә багышлаган ветераннар хөрмәт-ихтирамның үзәгендә булды.  Алар сызган ныклы юлдан атлап баручы шәкертләре остазларына тирән рәхмәт сүзләре җиткереп,  район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырды.

«19 майның пионер туган көн булуы һәрберебезнең күңелендә яши. Башта октябрят, аннары пионер сафларына алындык, комсомолга керергә насыйп булды. Сезнең арада басып торганда  күңелдә хатирәләр кабат яңарды, пионер җырлары да искә төште. "Взвейтесь кострами, синие ночи" җыры  пионер сборларында, лагерьларда йөргән чакларны искә төшерде",– диде муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләү чыгышында.

Җитәкче пионер эше ветераннарына, педагог-оештыручыларга  фидакарь  хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте, укучыларга   якты киләчәк теләде.

"Пионерия– илебездә генә түгел, бөтендөньяда балалар өчен оештырылган бердәнбер уникаль оешма. Бүген яше 35-40 яшьтән югары барлык райондашларыбыз, гомумән, илдәшләребез пионер оешмасы аша узган. Үзебезнең дә иң бәхетле чорыбыз шул. Пионер булу – баланың хыял-омтылышлар белән зур  эшләргә канатланып яшәгән вакыты. Хезмәткә тартуда роле бик зур иде. Җәен укучылар хезмәт бригадаларында, ярдәмгә мохтаҗларга булышып бик күңелле тормыш белән яшәдек. Бердәмлеккә, дуслыкка нык басым ясалды. Зур хезмәт тәрбиясе бирде. Балаларны берәү дә мәҗбүр итмәде, үзләре ашкынып, кайнап эшләделәр, яшәделәр. Пионер эшенә бирелгән мәктәп директорлары, укытучылар тырышлыгы белән балалар олы тормыш юлына әзерләнделәр.  Бүген ил, республика, район җитәкчеләре барысы да шушы пионер оешмасында тәрбияләнеп, ныгып, чын лидерлар булган шәхесләр",– дип искә ала 1981-1985 елларда район пионер оешмасы рәисе булган Зөлфирә Иксанова.

"Мин кичә генә барлап утырдым,  җитәкчеләребез арасында кайсы  дружина, кайсы отряд советы рәисе булган кешеләр икән. Бу балалар оешмасының әйдәман булуын раслый",– дип ачыклык кертә озак еллар пионерлар йорты директоры булып эшләгән Фаягөл Зиннурова. Муеннарына кабат кызык галстуклар бәйләү ветераннарыбызны кабат канатланып эшләгән елларына кайтарды,  укучыларның ялкынлы чыгышлары күзләрен яшьләндерде.  "Яшем 70кә җитсә дә, муеныма галстук таккач кабат үткәннәргә кайткандай булдым: йөрәгем сикерә, эчтәге хисләр ташый. Килдебәк, Олы Нырсы, Шәмәрдән мәктәпләрендә пионервожатый булып эшләдем. Ул еллар онытылырлык түгел»,–ди  Шәмәрдәннән  Әлфия Кәшипова.

Ветеран «Пионерга кердем бүген» җырын  кабат  зур горурлык хисләре белән башкарды.  

"Үземнең пионер сафларына кабул ителгән һәм горурланып мәктәпкә таба йөгергәннәр бүгенгедәй истә. Минем эшчәнлегем нәкъ менә пионер оешмалары таркалып, хәзерге Татарстан варислары барлыкка килгән 1990 елларда башланды. Исеме үзгәрсә дә, нәкъ шул эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Укучыларыбыз актив, ел саен әлеге слетта  мәктәбебезнең "Яшел алан" балалар оешмасы алдынгылар сафында булып бүләкләнә. Үзебез пионер сафларында  тәрбияләнгәч,   галстуклар белән киләбез",–  ди Эзмә урта  мәктәбендә 32 ел  педагог-оештыручы булып эшләүче  Нәфисә Җиһаншина.

Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Гөлия Фәләхова әйтүенчә,  районыбызда 21 балалар  берләшмәсе эшли. Әлеге оешмалар Татарстан варислары, Россия укучылар хәрәкәте, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, Яшь армиячеләрне берләштерә. «Ел дәвамында макулатура, яз һәм көз айларында кулланылган батарейкалар җыйнау оештырыла. Соңгы тапкыр 250 килограммнан артык батарейка җыеп эшкәртүгә тапшырдык. Район, республика, Бөтенроссия конкурсларында актив катнашып, югары урыннар яулыйбыз.  Республика күләмендә оештырылган "Актив года" конкурсының финалистлар исемлегендә Шәмәрдән һәм Килдебәк мәктәпләре,"Кояшкай" район балалар Думасы бар”, – диде Гөлия Фәләхова. Район мәгариф идарәсе начальнигының  тәрбия эше буенча  урынбасары Гөлнар Шәфыйкова да фестиваль-слетка җыйналучыларны истәлекле дата белән тәбрикләп, агымдагы уку елы йомгаклары буенча район, республика чараларында  югары нәтиҗәләргә ирешкән актив укучылар, балалар оешмалары, педагог-оештыручылар һәм «Кояшкай» балалар район думасы активистларын тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев