Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әдәби манзара”- әдәби кунакханәсе

23 апрель көнне район китапханәсендә “Әдәби манзара”- әдәби кунакханәсе уздырылды.

Очрашуны китапханә директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы ачып җибәрде, изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар Фәния Ганиева, Фәридә Фәттахова, Гүзәлия Ганиева, Насыйбуллин Нурислам Фәтхулла улы, Фәрхетдинов Габит Фәсәх улы, Гатауллин Мәгъдәнур Идият улы тәкъдим ителгән әсәрләр буенча җанлы әңгәмә кордылар, образларга характеристика бирделәр. Чарада шулай ук “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Мишә дулкыннары” клубы әгъзалары, актив китап укучылар һәм китапханәчеләр катнашты. Әдәби манзарага тәкъдим ителгән әсәрләрдәге геройларны бер уртак әйбер, бәхет төшенчәсе берләштерде. Китап укучыларга яңа китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Алып баручы Мостафина Гөлнара залда утыручылар арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган викторина уздырды. Кичә ахырында катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев