Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дин кәсепкә әйләнмәсен

Билгеле булганча, район мөхтәсибәте авыл имамнары белән һәр айның беренче чәршәмбесендә киңәшмә үткәрә. Соңгы вакытта абыстай-мөгаллимәләр белән дә җыелып сөйләшүләр ешайды. Чөнки уку-укытуда яңалыклар булып тора.

.Шуңа да җыелышларда абыстайларга дини йолаларны дөрес итеп үтәү, бидгать гамәлләр кертмәү, динебенең асылын, хакыйкатьне халыкка дөрес итеп төшендерү турында үзебезнең дә, казыяттән яки Диния нәзарәтеннән килгән хәзрәтләребез дә гел аңлатып торуны кирәк саныйлар. Март аендагы очрашуда, мәсәлән, гаилә кыйммәтләре, демографик вәзгыять темасы кузгатылган иде.Ә узган чәршәмбедә җамигъ мәчеткә Саба абыстайлары һәм имамнары гына чакырылды. Сүз, нигездә, Коръән уку мәҗлесләрендә уртага  җыелган хәер-сәдакаларның, шәригать кушканча, дөрес итеп тиешле урынга файдалану, дини чараларны Пәйгамбәребез сөннәтенә генә таянып, яңалыклар кертмичә үткәрергә кирәклеге турында барды.

  90 еллар башында дингә ирек бирелгәч, күп кенә хатын -кызларыбыз җирле мәчет каршында ачылган дини курсларда яки Казан мәдрәсәләрендә укып, шәһадәтнамә алдылар. Кайберләренә мәчет имамлыгы дини мәрасимнәрне (йолаларны) үткәрү хокукы бирә торган махсус таныклыклар да ясап тапшырды. Тора-бара дини гыйлемгә ия булучылар саны артып, Сабаның үзендә генә дә 46 абыстай барлыкка килгән. «Бер карасаң, бу бик яхшы күрсәткеч инде, әмма бу хәрәкәтне тәртипкә саласы иде. Эш бит бәлеш ашап йөрүдә генә түгел, аның башка ягы да бар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев