Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Динә Зарипованы Дәүләт Советында котладылар

Сәләтле яшьләребез үсеп килә

  Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Хәтер юллары буйлап» ВФСК «ГТО» проектларының республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

 Бүләкләүне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ГТО илчесе Ольга Ивановна Павлова, Татарстан Республикасы ВФСК «ГТО» рәисе Эдуард Владимирович Иванов, шулай ук Татарстан Республикасы ВФСК «ГТО» башкарма директоры Артур Марселевич Сабитов үткәрде.

  Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз - Эзмә урта мәктәбе укучысы Динә Зарипова да бар иде. Ул диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Динәне җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев